#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Сөләйманов укулары» узды

последние и лучшие новости искусства в мире

27 май көнне Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә «Себер татар мәдәнияте, теле һәм традицияләре үсеше» дигән тема буенча «Сөләйманов укулары» XXVI нчы фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф һәм фән департаменты, өлкә фәнни китапханәсе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Төмән шәһәр «Себер татарлар» милли-мәдәни автономиясе, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылды.

Конференциянең төп максаты - себер татар телен саклау, үстерү буенча заманча тикшеренүләр өлкәсендә фәнни, педагогик хезмәткәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, фәнни хезмәтләрне бастырып чыгару юлы белән апробацияләү.

msg1722932438-15176
Конференция үзенең эшен делегатларны «Себер татарлары: «Үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән таныштырудан башлады. Чараны «Себер татарлар» автономиясе рәисе, өлкә иҗтимагый Палатасы әгъзасы Динар Абукин белән филология фәннәре докторы, Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең философиясе, чит телләр һәм гуманитар әзерлеге кафедрасы профессоры Хәбибә Шагбанова алып бардылар. Кунакларны сәламләп өлкә Думасы рәисе урынбасары Владимир Нефедьев, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Малыгин, Мәгариф һәм фән департаментының гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Ирина Поворова, өлкә фәнни китапханәсе директоры Ольга Адамович, өлкә Диния назәрәте рәисе киңәшчесе Динар Нәфыйков чыгыш ясадылар. Котлау сүзләренә шулай ук видео элемтәсе аша төрле регионнар һәм шәһәрләрдән күренекле галимнәр, шәхесләр кушылдылар. Һәркем үзенең чыгышында конференциянең себер татарларының телен, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклау һәм үстерүдәге ролен, куелган максатларның мөһимлеген билгеләп, уңышлы, нәтиҗәле эш көне теләделәр. Владимир Нефедьев: «Сөләйманов укулары» - себер татарларының теле, мәдәнияте, әдәбияты, тарихы, этнологиясе проблемалары турында фикер алыша торган зур төрки форум. Оештыручылар әйтүенчә, быел беренче тапкыр мәктәп укучылары да доклад сөйләячәкләр. Бу - форумның фәнни акцентын практика белән көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Мин моның белән тулысынча килешәм. Чөнки нәкъ менә балачактан ук кешедә туган ил, туган тел һәм мәдәният кыйммәтләре төшенчәләре салына. Бу - культураны саклау һәм үстерү гарантиясе», - дип сөйләде һәм актив җәмәгать эшлеклесе Әйтбикә Әйтбаевага өлкә Думасының Рәхмәт хатын тапшырды. Ирина Поворова туган тел укытучыларының һәм укучыларның ел дәвамында ирешкән уңышлары турында сөйләп, Төмән районы, Муллаш мәктәбе укытучысы Азалия Габдрәхимованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

msg1722932438-15175

Ольга Адамович: «Нәкъ менә безнең хезмәткәрләр 1998 елда себер татар шагыйре Булат Сөләймановның 60 еллыгына беренче конференция оештырдылар. Бездә татар телендә уникаль китаплар коллекциясе саклана, ул даими рәвештә тулылана. Россиядә татар телендә бастырылганнарның барысы да диярлек безнең фондта. Бу фәнни тикшеренүләр һәм эзләнүләр өчен искиткеч база. Безнең ишекләр укучылар өчен һәрвакыт ачык. Килегез!» – диде. Конференция рәисе Динар Абукин аңа автономия исеменнән Рәхмәт хаты белән «Сөләйманов укулары» нәтиҗәләре буенча басылган хезмәтләр җыентыгын тапшырды.

Пленар утырышын «Сөләйманов укулары»на нигез салучыларының берсе булган актив җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин ачты. Ул Булат Сөләймановның тормыш юлы һәм конференциянең нинди юллар аша барлыкка килүе, аны кемнәр оештырганы турында сөйләде. Булат Сөләймановның шигырьләрен Төмән шәһәренең 52 нче мәктәп укучылары – Ләйсән һәм Данис Хәлиловлар, Тубыл шәһәренең 12 нче мәктәбе укучысы Альберт Колмәмәтьев бик сәнгатьле итеп сөйләделәр. Гомумән әйткәндә, конференциядә Төмән өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Омск, Казан, Чиләбе, Мәскәү шәһәрләреннән докладчылар катнаштылар, һәр хезмәт тә мөһим темага язылган, тамашачылар һәр чыгышны кызыксынып тыңладылар. Конференция эшенә нәтиҗә ясап Динар Абукин: «Форумның көн тәртибендә себер татар телен тирәнтен өйрәнү мәсьәләләре, себер татарларының этник үзенчәлегенең тарихи мирасын саклау, себер-татар мәдәнияте үсешенең хәзерге тенденцияләре һәм башка актуаль сораулар каралды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел «Сөләйманов укулары» тарихында беренче тапкыр конференциягә «Мәктәптә тарих битләре» дигән укучыларның докладлары кергән җыентык басылып чыкты. Шулай ук «Җәмгыять һәм дәүләт» Россия фәнни-хокукый журналында конференциядә катнашучыларның докладлары системалаштырылып бастырылды. Хәзер рус - төрек дөньясы алга зур адымнар ясады дип ышаныч белән әйтергә була!», - диде.

Конференция ахырында резолюциягә тәкъдимнәр кертелде. Аннары кунаклар Ямбай зиратына юл алдылар. Биредә Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Булат Сөләйманов рухына багышлап Коръән укыды, бергәләшеп дога кылганнан соң, каберенә чәчәкләр салдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836