#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Ватанны сөю - диннең бер өлеше»

последние и лучшие новости искусства в мире

Ватанны саклау - һәрбер мөселман кешесенә изге бурыч булып тора. Туган илен саклау өчен торып баскан мөселман үзенең йортын, гаиләсен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, үзенең динен үтәргә, сакларга тиешле.

Быел, Бөек Жиңү көненең 78 еллыгын каршылап үткәргәннән соң да әле, үзебезнең абый-бабайларыбыз - сугыш ветераннары, безнең киләчәгебез өчен җаннарын, тәннәрен кызганмыйча сугыш кырларында батырлык күрсәткән, бөтен булган авырлыкларны үтеп чыккан, киләчәк буыннарга, ошбу изге булган Жиңү бәйрәмен булдыруда тырышкан, катнашкан батырлар турында язмалар дәвам итәчәк.

Әлбәттә, бүгенге көндә исән калган ветераннар аз, шуңа карамастан, мәгълүматларны архивлардан, ветераннарның балаларыннан, оныкларыннан җыеп, бик кызыклы, эчтәлекле хәбәрләр табабыз. Болар барысы да яшьләргә, киләчәктә үсеп җитеп, изге бурычларын үтәүче хәрби егетләрне патриотик яктан тәрбияләү өчен бик файдалы һәм мөһим корал булачак.

msg1722932438-15177Төмән районы, Олы Акъяр авылында туып-үскән, 1938 елны Кызыл Армия сафларына алынган Йосыф Ногман улы Садыйков турында әйтеп китәм. Сугышка хәтле безнең якташыбыз Әрмәнстанда, Ереван шәһәрендә хезмәт итә, монда ул танкчылар курсын тәмамлый һәм сугышның беренче көннәреннән бирле, каты сугышларда, танк йөртүче, танкчы-механик вазифасын алып бара. Дошман белән каты бәрелешләр Кече җир, Новороссийск тирәләрендә бара. Янган танктан чыгып өлгерә, ике аягы да яралы була. Сугыш сукмаклары 1943 елның февраль аена хәтле дәвам итә. 1944 елның ноябрь аеннан башлап 1946 елның май аена хәтле Польшада хезмәт итә. Безнең якташ абый маршал Рокоссовский кул астында Польшаны азат итүдә катнаша. Аны, хәтта, Польшаны азат итү өчен көмеш орден белән дә бүләклиләр.

Сугыш кырларында батырлык күрсәткәне өчен «Кызыл йолдыз» һәм I дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнә.

Икенче ярасы - ук (пуля) бил сөягенә 3 мм. җитмичә тукталып кала. Шул ярасы белән бергә 2004 елның 30 июлендә туган авылы Олы Акъярда вафат була.

Хәләл җефете Шәйдә (Сәйдә) Нәбиулла кызы Мәүлетова белән 9 бала тәрбияләп үстерәләр. 14 оныклары бар. Йосыф абый лаеклы ялга хәтле авыл хуҗалыгында, колхозда эшли. 1987 елдан башлап, соңгы көннәренә хәтле ислам йолаларын алып бара - Коръән уку, исем кушу, җеназа тәртипләрен җитәкли. Авыл халкы күңелендә ветеран абый җылы хисләр генә калдырган.

«Ватанны сөю - диннең бер өлеше», диелә сөекле Мөхәммәд пәйгамбәребезнең бер хәдисендә.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836