Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхеткә бергәләп юл ярып

последние и лучшие новости искусства в мире

Владимир белән Тимербигә гаилә корып ярты гасыр гомер иткәннәр. Владимир - Архангельск өлкәсеннән, Тимербигә Тубыл округының Шаңшы авылында туа. Язмыш шулай кушкандыр, тәкъдирдә шулай язылгандыр, дип әйтәләр бит. Бу бәхетле гаиләнең сынаулары җитәрлек булса да, аларның тормыш юлы, гаилә бәхете, бер-берләренә булган мәхәббәтләре, тугрылыгы, хөрмәте сокланырлык.

Тимербигә гаиләдә беренче бала булып туа. Кече яшеннән төрле авыр эшләрне башкара. Авыл мәктәбен тәмамлап, тегүче һөнәрен яраткан кыз укырга керергә ниятләп Тубылга килә. Кызганычка аңа хыялын тормышка ашырырга насыйп булмый. Документларны кабул итү вакыты узганга, ул 11 нче шәһәр училищесында штукатур–буяучы һөнәренә укып чыга.

3-22-26

Архангельск өлкәсенең Хачели авылында туган Владимир (җирле халык аларны поморы дип әйтәләр) күп балалы гаиләдә туып үсә. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны була. Мәктәпне тәмамлап, Владимир машина йөртүче һөнәрен үзләштерә һәм армия сафларына хезмәткә алына. Армиядә комсорг була. Гаиләдә алган тәрбиясе, армия сафларындагы хезмәте, тәҗрибәсе аны тормышта җаваплы, ярдәмчел, оештыручан булырга өйрәтә. 1975 нче елны ул комсомол путевкасы буенча Тубыл шәһәренә эшкә килә. Озын-озын юллар үтеп килгән Владимир һәм Шаңшы авылы кызы Тимербигә шәһәрнең бию мәйданчыгында танышалар. Владимир белән Тимербигә беренче күрүдән бер-берләрен ошатып, яратып, очрашып йөргәннән соң гаилә корырга уйлыйлар. Тимербигә апаның әнисе беренче вакытлар каршы килә. Яшьлек елларын искә алып, Тимербигә апа әнисеннән каеш эләккәне турында да сөйли. Яшьләр үзләре туйлар ясап, гаилә коралар. Тимербигә армиядә хезмәт итеп кайткан Владимирны җаваплы, ышанычлы кеше булганына чын күңеле белән ышанып тормышка чыга һәм ялгышмый. Тубыл шәһәрендә яшәп алганнан соң, Владимир туган ягын сагына һәм гаиләсе белән Архангельск өлкәсенә күченәләр. Хачела авылында Тимербигә бердәнбер татар милләтеннән булган ханым була. Уңган якташыбыз пекарняда икмәк пешерүче булып хезмәт итә, аннары пекарня мөдире булып эшли. Тормыш иптәше Владимир машина йөртүче булып эшкә урнаша. Балалары: Надежда, Дмитрий, Эльвира, Зөлфия туалар. Авылда үз йортларын төзиләр. Илебездәге үзгәреш чорлары бу гаиләне дә читләтеп узмый. Балаларның киләчәген уйлап, алар яңадан Тубыл шәһәренә килеп урнашалар. Монда да тормыш җиңелдән бирелми. Федуловлар беренче елларны тулай торакта яшиләр, Владимирга, пилорамага эшкә урнашканыннан соң, Жуковкада фатир бирәләр. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да, эшне бергәләп башкаралар. Апаемны тормышка позитив карашлы, якты күңелле кеше булганы өчен бөтен туганнары ярата, хөрмәт итәләр. Алар икесе дә бик уңган, булган, тырыш кешеләр. Тимербигә апаебыз төрле милли, дини бәйрәмнәрдә камыр ризыкларын оста пешерә, килгән кунакларны якты йөз белән каршы ала. Өлкәбезнең «Яңарыш» газетасын яздыра. Ярты гасыр бергә гомер итеп, балалар үстереп, оныкларга сөенеп, булганына шөкер итеп яши Федуловлар гаиләсе. Аларның киләчәге дә бәхетле, өметле булсын. Ике милләт мәдәниятен саклап, туганнар белән аралашып тату-бердәм гаилә күпсанлы якыннарын җылы каршы алалар.

Фәүсия МӘМӘТОВА,
Тубыл округы, Маслау авылы.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836