Газетага язылу 

Календарь 

Май 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Бер күрешү – бер гомер» әдәби-музыкаль кичәдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең Кугалы авылындагы 18 нче китапханәдә «Бер күрешү – бер гомер» дип исемләнгән әдәби кичә бик күңелле һәм истә калырлык үтте. Китапханә мөдире Луиза Сөрмәтова җирле шагыйрь-шагыйрәләр, композиторларларыбызны үзендә җыеп, үзара таныштырып, кабат аралашырга мөмкинлек бирде.

23-31

Кичәне ул Булат Сөләймановның сүзләренә, Әмир Хәлидов көенә язылган «Үтеләсе юллар үтелмәгән» җыр белән башлап җибәрде. Аннары ул арадан иртә киткән күренекле якташларыбыз – Булат Сөләйманов, Гөлфизәр Абдрахимова, Рөстәм Русин, Фәрит Ермышевны искә алды. Һәм кичәгә килгән кунаклар белән таныштырып, аларга сүз бирде. Беренче булып себер татар телендә шигырьләр язучы, Тубыл районы, Лаемтамак авылында туып-үсеп, 35 ел төньяк шәһәрендә яшәгән Гыйльминур Давалева чыгыш ясады. 2 китабы дөнья күргән шагыйрә берничә шигырен укып ишеттерде. Тамашачылар аның иҗаты белән бик кызыксынып, төрле сораулар бирделәр. Чарага Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылыннан килгән 42 ел педагогик стажлы башлангыч сыйныфлар укытучысы, балалар өчен язылган 4 китабы һәм 2 шигырьләр җыентыгы булган Гөлнур Хәйруллинаның килүе үзе бер сөенечле хәл булды. Гөлнур апа да кунакларны үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды. Ямбай авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Сәгыйть Сагитов яңа каләм тибрәтүчеләргә теләкләр, үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Шагыйрьнең туган авылына багышлап язган «Ямбай» җырын укытучы, музыкант-җырчы Илнара Абдрәхипова башкарды. Һәм ул пандемия вакытында үзе дә шигырьләр, көйләр яза башлаганын әйтеп, берничә җырын тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Гөлнур апа Илнара Хәлит кызының балалар белән эшләгәнен белгәч: «Балалар өчен җырлар беркем язмый. Менә сезгә шигырьләрем, языгыз, зинһар, җырлагыз», - дип, китапларын бүләк итте. Пермь якларында туып-үсеп, инде 53 ел Төмән шәһәрендә яшәүче Римма Арсухинаның үзе белән якыннан танышу да бик күңелле мизгел булды. Бүгенге көндә аның 2 шигырьләр җыентыгы дөнья күргән һәм аның 5 шигыренә Әмир Хәлидов көй язган. Авторның Рафаэля сеңелесенә багышлап язылган җырны Луиза Сөрмәтова тамашачыларга җырлап та бирде. Тумышы белән Яркәү районы, Тархан авылыннан булган яшь үзешчән шагыйрә Гөлнара Калиева да үзе белән таныштырып, берничә шигырен укып ишеттерде. Нинди чарада да Фатыйх хәзрәт Грифуллин катнашмасын, беркайчан да аннан тамашачы битараф булып калмый. Ул һәркемнең күңел түренә туры юл таба белә. Бу юлы да ул татар телебезнең онытыла баруына бар йөрәктән сыкранып, милләтебезнең киләчәген кайгыртып ялкынлы чыгыш ясады. Шулай ук Г.Тукай, М.Җәлил, Фатих Кәрим, җирле шагыйрь Рәкыйп Ибраһимовның көчле шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, һәркемнең әллә кайчаннан йокымсыраган күңел кылларын тибрәнтереп җибәрде. Кичә барышында иҗат кешеләре «Корама» (җитәкчесе Гөлбану Әминова) алтын куллы хатын-кызлар клубының эше һәм алар тарафыннан китапханәдә оештырылган «Чәчәкләр галереясы» күргәзмәсе белән дә таныштылар. Моңлы җырчы Наилә Габдуллина башкаруында матур татар җырларын да яратып тыңладылар. Аннары милли ризыклар белән тулган табын артында сөйләшү, аралашу, фикер алышу, тәҗрибәләр белән уртаклашулар дәвам итте. Шундый күңеле һәм файдалы очрашулар уздырып торганы өчен Луиза Рәис кызына һәркем рәхмәт әйтте. Киләчәктә дә шундый чаралар үткәрелеп, районнарга, татар авылларына барып, укучылар белән дә очрашулар оештырылсын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Әдәби кичәдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836