Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Корама» кул эшләре клубы 2020 елның апрель аенда өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла. Себер татарларының мәдәниятен саклау, үстерү, төрле традицион кул эшләре белән танышу, сәләтле милләттәшләребезне һәм заманча техниканы кулланучы осталарны ачыклау, аларга иҗат итәргә, шәхси күргәзмәләр үткәрергә ярдәм итү максаты беллән булдырылган хатын-кызлар клубына автономия рәисе Фәүсия Марганова, кул осталары Гөлбану Әминова һәм Факия Алишева нигез салалар.
Пандемия сәбәпле, өйдә утырырга мәҗбүр булган кул осталарына телефон аркылы булса да аралашырга, тәҗрибәләре белән уртаклашырга, киңәшергә, яңа дуслар табарга һәм иҗат итәргә мөмкинлек бирә.
«Корама» кул эшләре клубының 3 еллыгы уңаеннан 20 май көнне Төмән шәһәренең Кугалы авылындагы 18 нче китапханәсендә «Чәчәкләр галереясы» дип аталган декоратив-кулланма эшләре буенча күргәзмә һәм бәйрәм кичәсе уздырылды. Кунаклар башта күргәзмәгә куелган кул эшләре белән таныштылар. Биредә хуҗабикәләрнең нинди генә иҗат җимешләре куелмаган: төсле җепләр, тасмалар, сәйлән һәм алмаз мозаикасы белән чигелгән һәм пластелиннан ясалган матур картиналар, бизәнү әйберләре, бәйләп яки төрле материаллардан ясалган күз явын алырлык чәчәк бәйләмнәре, корама җәймәләр һ.б.Аларның һәрберсенә сокланмыйча карап булмый!
Бәйрәм кичәсен клуб җитәкчесе Гөлбану Әминова алып барды. Ул тамашачыларны клубның эшләре белән таныштырганнан соң: «Клуб эшен өчебез башлап җибәргән булсак, безгә Төмән, Ялутор шәһәрләре һәм Төмән районының Ямбай, Шыкча, Талмы, Явызбы, Муллаш авылларыннан осталар кушылдылар, бүгенге көндә 30 кеше булдык. Күптән түгел Казан шәһәрендә узган татар хатын-кызлары форумында катнаштык. Без аннан канатланып, тәҗрибә туплап, тагын да яхшырак эшләргә дигән планнар белән кайттык. Мондый форумнар безгә бик кирәк, андый җыеннарны үзебездә дә үткәрсәк иде», - дигән теләген дә белдерде.
Шулай ук ул кунакларның чәчәкләр турындагы белемнәрен тикшереп, кызыклы викториналар да уздыра барды. Котлау сүзләре белән өлкә автономиясе җитәкчесе Фәүсия Марганова чыгыш ясады. Ул сүзен Кугалы авылы китапханәсе мөдире Луиза Сөрмәтовага рәхмәтләрен җиткереп: «Пандемия чикләүләре алынгач, «Корама» клубына йөрүче хатын-кызларны Луиза Рәис кызы үз канаты астына алды. Хәзер без биредә рәхәтләнеп очрашулар, дәресләр, мастер-класслар уздырабыз. Ул безне һәрвакыт җылы йөз белән каршы алып, эшләр өчен барлык уңайлыклар булдыра», - диде. Корамалыларны филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, китапханә мөдире, филология фәннәре кандидаты Луиза Сөрмәтова, күренекле җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, үзешчән шагыйрә Гөлнара Калиева тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар. Аларның чыгышлары Луиза Сөрмәтова, Альбина Белова, Чингис Бикинәев башкарган матур җырлар белән бизәлеп барды. Ахырда «Чәчәкләр галереясы» күргәзмәсендә катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар. Кичә милли ашларга бай булган табын артында сөйләшеп, фикер алышып чәй эчтеләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.