Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хезмәт белән яуланган хөрмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районының 100 еллыгы уңаеннан, хезмәтләре белән туган як киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш керткән Зиннур Исхаков белән Рәшидә Кәбирова турында сөйләмәсәк, бу бер дә дөрес булмас иде. Алар балачактан башлап, лаеклы ялга чыкканчыга хәтле С.Киров исемендәге совхозда эшләп, гел алдынгылар рәтендә булдылар.

23-41

Колхозның мактаулы тракторчысы Зиннур Исхаковның балачагы җиңел генә булмый. Ул тумышы белән Бумаер авылыннан. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 2 яшь кенә була. Әнисе башка хатын-кызлар белән бергә көне-төне колхоз эшендә була. Ә әтисе сугышка китеп, 1944 елда каты яраланып, фронттан бер аяк белән кайтып төшә. Зиннур Калбай улына 5 сыйныф кына тәмамларга туры килә, чөнки гаиләсенә ярдәм итәргә кирәк була. Аңа кайвакыт икмәк кисәге яки бер тәлинкә аш өчен дә эшләргә туры килә.

Яше җиткәч, ул 3 ел Байконур космодромыннан ерак түгел хезмәт итә. Аның хезмәте вакытында космоска беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова күтәрелә. Хезмәт иткәннән соң, тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм лаеклы ялга чыкканчыга хәтле туган колхозында хезмәт итә. Аның фидакарь хезмәте район, өлкә тарафыннан билгеләнеп, ул төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта Зиннур абый атына атланып балык тотарга йөри, печән әзерли. Күңеле тулган чакта кулына гармунын алып, җырлап та ала. Аның 8 оныгы һәм 3 нәбәрәсе бар. Туган йортта алар бик еш очрашалар. Бүгенге көндә ветеранга 82 яшь, әйтүенчә, гомер бик тиз үтеп киткән. Әмма аның хәтере бары тик бәхетле, якты тормыш мизгелләрен генә саклый.

Аслана авылында яшәүче Рәшидә Кәбирова алдынгы сыер савучы буларак кына түгел, үзенең уңган хуҗабикә, оста пешекче булуы, кунакчыллыгы белән дә якташларына билгеле. Аның белән алып барган әңгәмәбезне Рәшидә апа: «Хәзер, Аллага шөкер, барысы да бар. Бары тик сәламәтлек ташламасын да, пешерү-әзерләү теләге югалмасын. Ә бит тормышлар гел генә болай яхшы булмады. Ачлык-ялангачлык, югалтулар һәм газаплар да күрергә туры килде», - дигән сүзләр белән башлады. Һәм әнисенең Башкортостан ягыннан булганын, әтисе белән Свердловск шәһәрендә тимер юл оешмасында эшләгәндә танышып, тормыш корып җибәрүләре, аннары Аслана авылына кайтулары турында сөйләде.

1912 елда туган әтисе кызына алты ай тулгач кына сугышка китә. Һәм 1945 елда, Венгрия җирен фашистлардан азат иткәндә һәлак була. Әнисе кызын алып туган ягына кайта, ләкин анда да тормыш җиңелдән булмый. Зур авырлыклар белән алар яңадан Асланага кайталар. Әнисе колхоз конторасына җыештыручы булып эшкә урнаша. Кечкенәдән Рәшидә апа әнисенә эштә булыша, чөнки җыештыручыга идән юудан башка, утын әзерләргә, су ташырга, әйләнә-тирәне тәртиптә тотарга кирәк була. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул үзе дә колхозда эшли башлый, башта төрле эшләр башкара, аннары фермада сыер савучы була. «Хәерче хәлендә яшәдек: өскә, аякка киярә кием булмады, ачлыкка да түздек. Кыш көне тишек итекләрдә еш йөрдем, кичләрен әнием салкында туңган аякларымны җылыта иде. Соңрак колхоз безгә кечкенә генә йорт бирде. Рәхмәт иптәш кызларымның әти-әниләренә, алар бик еш безгә булыштылар. Тормыш авыр булуга карамастан, яшьлек еллары кызыклы һәм шатлыклы иде. Без исән-сау, көч һәм энергия белән тулы булдык, якты киләчәккә ышандык», - дип әйтә ул. Рәшидә апа авылның үзешчән сәнгать эшендә актив катнаша: яшьләр еш кына концертлар белән чыгыш ясыйлар, спектакльләр куялар, төрле конкурсларда катнашалар. Аннары ул сигез ел дәвамында балалар бакчасында пешекче булып эшләп, балаларны тәмле ашлары белән сөендерә. Тормыш иптәше Октябрин абый белән 3 уллары һәм кызларына яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар. Кызганычка, тормыш иптәшенең гомере кыска була. Бүгенге көндә 4 онык һәм 8 оныкчыгы яраткан әбисе янына бик теләп килеп йөриләр. Рәшидә апа әле дә тик утырмый. Җәй көне бакчада эшли. Ишегалдын тутырып казлар, үрдәкләр, тавыклар, күркәләр асырый. Чиста, матур йорты чәчәкләргә күмелеп утыра. Озын кышкы кичләрдә ул кул эшләре белән шөгыльләнә. Авыр тормыш күреп үссә дә, Рәшидә апа тормыш яратучы, шат күңелле һәм кешелекле булып кала алган.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836