Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
На развитие сельской кооперации Тюменской области в 2023 году направят более 53 млн рублей. Акчаны «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында юнәлдерергә планлаштыралар.
Авыл хуҗалыгы кооперативлары үз чыгымнарын каплый алырлык субсидия алачаклар: кооператив әгъзаларыннан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга; соңыннан кооператив әгъзалары милкенә тапшырылачак милекне сатып алуга; авыл хуҗалыгы техникасы, махсуслаштырылган автотранспорт, җиһазлар сатып алу, соңыннан кооперативның бүленмәсфондына кертү.
***
900 школьников Тюменской области станут участниками летних военно-патриотических смен. Алар 25 июньнән август ахырына кадәр Төмәндә «Аванпост» үзәге һәм «Алые паруса» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында узачак җәйге хәрби-патриотик сменаларда катнашачаклар. Сменаларны хәрби-спорт әзерлек һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү үзәге оештыра.
***
В Тюменской области увеличилось производство кисломолочных продуктов. Җитештерүчеләрдән эремчек һәм эремчек продукцияләреннән тыш, 10 мең тоннадан артык төрле сөт продукциясе 2023 елның беренче өч аенда Төмән өлкәсе кибетләренә килде. Төмән өлкәсендә барлыгы 8 сөт эшкәртү предприятиесе әчегән сөттән ризык җитештерә. Мондый продуктлар мөһим микроэлементлар дефицитын капларга һәм иммунитетны ныгытырга сәләтле.
***
Реабилитационые центры Тюменской области оснащаются современным оборудованием. Мондый максатка федераль һәм өлкә бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Узган елда биш Төмән медицина оешмасы өчен 300 млн сумлык җиһазлар сатып алынган. Ул оешмада 14 реабилитация бүлеге ачылган. 200дән артык берәмлек җиһаз сатып алынган. Бу – йөгерү юллары, нейроперчаткалар һәм башкасы. Бу практика алдагы елларда да дәвам итәчәк.
***
Тюменцы очистят берега водоемов от мусора и грязи на субботниках в июне 2023 года. «Россия суы» экологик өмәләр «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында уздырылачак. Шимбә көннәрендә барлык битараф булмаган төмәнлеләр сулыкларны, ярларны һәм яр буе территорияләрен чүптән һәм пычрактан чистартачаклар. Оештыручылар сыйфатында волонтерлар оешмалары яки төркемнәре чакырыла.
***
Межвузовский кампус в Тюмени построят на улице Мельникайте в течение 5 лет. Төмәндә югары уку йортлары арасындагы кампусның кайда төзеләчәге билгеле. Ул Мельникайте урамында, Круглое күле, Гагарин исемендәге урман паркы янында салыначак. Кампус 4 тулай торактан торачак. Анда 4 меңгә якын студент урнашырга мөмкин. Шулай ук территориясендә 120 урынга исәпләнгән кунакханә, технопарк һәм конгресс-холл төзеләчәк.
Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.