Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Картлыгымны бәхетле итте

последние и лучшие новости искусства в мире

Олыгайган көнемдә мине бәхетле иткән тормыш иптәшем Галиябану Таир кызы турында язасым килә. 2005 елда күрешеп, сөйләшеп киттек. 30 еллап без күрешмәгән, икебез дә Яркәү районының Тархан авылыннан. Беренче туйларыбыз да бер көнне булган, мин - Карбаннан Лена Ярмөхәммәтова белән кушылган идем, Галиябану – Рәис Ильясов белән. Кызларыбыз да бер елда туганнар.

23-7Язмыштан узмыш юк икән. Миңа 54 яшь иде, Галиябануны күргәндә - аңа 50 яшь. Аллага шөкер, менә 18 ел яшәп киләбез. 2006 елда туйлар ясадык, туганнарыбыз белән күңелле итеп ял иттек, оныкчыкларыбызга 2-3 яшьләр иде. Шулай тормышыбызны башлап җибәрдек.
Авылга кайтып Галиябануның әти-әнисендә ашлар уздыра идек. Минем бергенәм эш сөючән, кайда гына эшләсә дә, тырышлыгы, намуслыгы белән аерылып тора.

2008 елны йорт сала башладык, анда да тик йөрмәде. Курабыз түбән, сазлыкта өй төзедек, аңа күп туфрак ташыдык. Шулай итеп 2011 елның ахырында яңа өйгә чыктык. Аллам булышты, балаларыбыз, туганнарыбыз. Бу кышны да яңа өйгә чыга алмыйбыз, җылы кермәгән дип уйлаган идек. Тубылдан бер көнне кечкенә кызыбыз Илнараның Алмаз киявебез килеп төште. Машинага барлык материалларны төяп, эшчесен дә алып килгән. Кичкә кадәр җылы кертеп тә ташлады. Яңа ел алдында Илнара белән Рамис стенага обойлар ябыштырдылар. 25 декабрьдә өй хәтеме үткәрдек. Бергенәм көне-төне пешеренде.

Бик күңелле яшәдек, кайларга гына йөрмәдек. Тормыш юлында очраган авырлыкларны икәүләп җиңеп чыгарга өйрәндек. Туры юлны күрсәтүче ул. Луиза кызыбыз да булыша, ярдәме зур. Ансамбльгә йөргәндә, авылларга концертлар белән йөрдек. Чиләбегә Вәлимә апа Ташкалова (мәрхүмә) алып барды, бик күңелле йөреп кайттык.

Бергенәм хәзер өйдә утыра, эшләми. Алай да тик ятмый, пешеренергә ярата. 2016 елда дин юлына басты, 5 вакыт намазын калдырмый. Җәй көннәрен бер минут та тик утырмый, чәчәкләр утырта, чүбен утый, туфрагын йомшарта. Яшь вакытында балаларының атасы белән төзегән өйләре бар. Аны да әйбәтләп куйдылар. Каскара авылындагы өебездә эшне бетердек шикелле, хәзер Тархандагы өйдә ни эшләргә икәнлеген өндәп улыбызны җибәрә. Мин материаллар ташыйм.

Шулай бергенәм белән яшибез. Тик кенә утырмый – бәйләнә, тегенә, гөлләр үстерә. Ялларымда оныкларыбызга аш-сулар алып барып шатландырабыз. Минем 2 кыз оныгым, 5 нәбәрәм бар. Бергенәмнең 4 оныгы, инде алар да икебезнең. Төмәнгә Казаннан килгән җырчыларның концертларын карарга барабыз. Луиза кызыбыз бик шатландыра безне, ноябрь аенда яңа дискының презентациясе булды. Бөтендөнья татар конгрессының медален дә алды. Оныгыбыз Санкт-Петербурт шәһәрендә укый, аңа анда фатир сатып алды. Минем тирән һәм саф мәхәббәтем калган гомеремә кавыштырды. Алдагы көннәрдә дә шундый ук көчле рухлы, саф күңелле булып, балаларның, онык-нәбәрәләрнең игелеген күреп яшәргә насыйп итсен.

Әхәт НАСЫЙБУЛЛИН,
Төмән районы, Каскара авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836