Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Өмет һәм рухи яңарыш бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөньяларыбызның тынычлыгын, күкләребезнең аязлыгын, яу кырларына киткән ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп яши торгач, көтеп алынган Рамазан ае да безгә килеп, кунак булып кайтып китте.

Ураза бәйрәме - иң якты һәм күркәм бәйрәм. Уйласаң, Ураза һәркемебезне намус кушканча яшәргә өйрәтә, шәфкатьле булырга, кайгыртучан һәм юатуга мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузарга омтылышны уята. Киләчәк буын өчен үткәннәр ядкарен саклап калырга, тормыш юлыбызда татулык нигезе булып торган рухи гореф-гадәтләребезне үстерергә мөмкинлек бирә.

23-4

Ураза бәйрәмен үткәргәч, туганнар, авылдашлар, якыннар аралашу шатлыгы аша һәрбер кешенең йөрәгендә җылы хисләр урнаша. Һәр йортка бәйрәмебез бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү көчен өстәсен, илебездә тынычлык урнашсын, халык динебезне өйрәнеп яшь буынга таратсын, телебезне – татар телен сакласын дигән теләктә калабыз. Безнең Икенче Вагай авылы уртасында урнашкан, һәрбер җанга иман нуры сипкән айлы мәчетебездә хөрмәтләп, Рамазан аена әзерләнү алдан ук башланды. 17 март, җомга көнне Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Акъяр авылыннан Әмир хәзрәт Балдин һәм башка кунаклар да килделәр.

Мәчеттә җыелган халыкка, яшүсмерләргә һәм балаларга Рамазан ае, Ураза бәйрәме турында сөйләделәр, аның файдасы, савабы турында әйтелде. Балалар сөйләүчеләрне әһәмият белән тыңладылар. Ураза аенда бөтен шартларны үтәп, кичләрен якыннары белән мул табыннар артында ифтар кылдылар. Ураза ае бездә, Чәхвәр хәзрәтебез җитәкчелегендә файдалы, кирәкле булып үткәрелде. Ифтар көн саен үткәрелде, мәчеттә дә, авыл халкы да ураза тотучыларны хөрмәт итеп, өйләренә чакырып авыз ачтырдылар. “Мәчетебездә бер яңалык – 8 апрель көнне балалар ифтары үтте. Ата-аналар балалары белән ифтарда бергә булдылар. Һәр җомга саен әти-әниләр, балалар мәчеткә килеп дин юлына бассалар, динне өйрәнә башласалар, әйбәт булыр иде”, - дип сөйләде Санилә Хөсәен кызы.

Ураза тотучылар, Ураза аен үткәрүдә бик теләп катнашучы һәм өйләрендә үткәрүчеләр апалы сеңелле Саидә һәм Мәүлия Садыйк кызлары, Санилә һәм Наҗия Хөсәен кызлары, Галия, Хәлидә, Сәвия Мөхәлләм кызлары, Әнисә Хисмәтулла кызы, Галия һәм Чәхвәр Кормандаевлар һ.б. Өлкән яшьтәге апалар - Галиябану апа, Галия апа, Мәрсия һәм Шәүхия апалар мәчеттә үткәрделәр. Ураза ае уңаенда намаз укучылар саны артты. Яшьләребез дә намазга бастылар. Рәхмәт аларга, киләсе вакытта да бергәләшеп күмәкләшеп бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән садакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын, илебезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, барчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын иде. Ураза бәйрәмен озатып, гает намазыннан соң мул итеп әзерләнгән табын ашын ашадык. Аралашып яшәүнең үз-үзеңне югалтмый яшәргә өйрәтүен аңлап, тормышта үз урыныңны табарга булышуын, кирәкле икәнеңне исбатлап, бер-беребезгә матур теләкләр теләп, өйләребезгә таралыштык.

Суфия БАКИЕВА,
Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Фотода: Ураза бәйрәмендә

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836