Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Славян укулары» үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

24 май көнне Төмән шәһәрендә узган «Славян укулары» 46 нчы халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында өлкә Думасының конференцияләр залында укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры Хәбибулла Якинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Төмән өлкәсе укытучылары һәм остазлары: тарих һәм хәзерге заман» секциясе эше узды.

23-1

Секцияне филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының социаль-гуманитар тикшеренүләр институтының гомуми тел белеме кафедрасы профессоры, Төмән дәүләт университетының төрки телләр үзәге директоры, Халыкара төрки академиясе академигы, ТР фәннәр академиясенең мактаулы академигы Хәнисә Алишина үзе җитәкләде. Конференция барышында галимә өлкә, Татарстан Республикасы хакимият башлыклары, фәнни хезмәттәшләреннән, катнашучылардан якынлашып килүче гомер юбилее, педагогик эшчәнлегенә - 50, Төмән дәүләт университетында татар төркеме ачылуга 30 ел тулуы белән котлаулар кабул итте. Беренче булып юбилей туган көне белән өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Андрей Артюхов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, төбәк парламенты депутатлары Хәнисә Чәүдәт кызының зур иҗтимагый эшенә һәм фәнни эшчәнлегенә хөрмәт белән карыйлар. Шулай ук ул юбилярның язу талантын, аның яшь буынны тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия булган нәшрият проектларын билгеләп үтте, сәламәтлек, яңа казанышлар теләп, бүләкләр тапшырды. Чарада Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның катнашуы һәм аның патриотик рухта чыгышы, Фатих Кәримнең «Ант» шигырен туган телдә сөйләве беркемне дә битараф калдырмады.

23-11

Конференциягә махсус килгән Татарстан Республикасы кунаклары - ТР фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов белән ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина да юбилей көне белән котлап, Хәнисә Чәүдәт кызының Төмән төбәгендә милләтара мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш керткәнен Төмәннең, Урал федераль округының, Татарстан Республикасының дәүләт, иҗтимагый, фәнни һәм мәгариф оешмалары белән актив хезмәттәшлек итүен ассызыкладылар. Айнур Тимерханов ТР фәннәр академиясе президиумы исеменнән фәндәге казанышлары өчен галимәне ТР фәннәр академиясенең Алтын медален белән бүләкләде. Гөлия Мусина Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Тәбрикләү хатын җиткерде һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» аерымлык билгесен тапшырды.

Юбилярны Төмән өлкәсенең мактаулы гражданины Юрий Конев, өлкә Думасы рәисе урынбасары Владимир Нефедьев, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Малыгин, Төмән өлкәсенең милли иҗтимагый берләшмәләре һәм милли-мәдәни автономияләренең координация советы рәисе Евгений Воробьев, ТОГИРРО ректоры, Россиянең халык укытучысы Ольга Ройтблат, Төмән дәүләт университеты проректоры Ольга Загвязинская, өлкә мәгариф һәм фән департаментының гомуми белем бирү бүлегенең баш белгече Ольга Гроо, өлкә мәгариф һәм фән департаментының гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Ирина Поварова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Төмән шәһәренең 52 мәктәбе директоры Алефтина Манкаева, Иске Александровка авыл хакимияте башлыгы Рәйсә Курмашева җылы котлап, иң изге теләкләре белән бүләкләрен тапшырдылар. Хәнисә Чәүдәт кызы, форсаттан файдаланып, бу юлы да үзенең коллегаларын, милләтебезнең киләчәге өчен җиң сызганып армый-талмый эшләүче милләттәшләребезне билгеләп үтмичә булдыра алмады. Шәхсән галимәнең үтенече һәм тәкъдиме белән Владимир Нефедьев, лепутат Александр Анохин бик күп якташларыбызны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ирина Поварова уку елы дәвамында үзләре, укучылары югары уңышларга ирешкән укытучыларга департамент башлыгы Динә Горковец исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Пленар утырышында, 2023 ел – педагог һәм остаз елы дип игълан ителү сәбәпле, доклад ясаучы укытучы һәм укучыларның күбесенең темалары Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыларга багышланган иде. Алар – Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәтов (Ялутор районы, Бумаер авылы), күренекле педагог һәм язучы Якуб Зәнкиев (Тубыл районы, Хуҗайлан) Хәбибулла Якин һәм бертуганы Майкамал Якина (Төмән районы, Шыкча), педагогия фәннәре кандидаты Әнвәр Гаитов (Тубыл шәһәре), РФнең атказанган укытучысы Зәйтүнә Әбүсәгыйтова һ.б. Һәр чыгышны делегатлар зур кызыксыну белән тыңладылар. Укытучылар үзләренең остазларына корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле озын гомер һәм яңадан-яңа казанышлар теләделәр.

Бу көнне Хәнисә Чәүдәт кызын Төмән өлкәсенә эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев да котлады. Ул филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, ТРның «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе, Җамал Вәлиди премиясе лауреаты Хәнисә Алишинага бүләкләр тапшырып, сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер һәм татар милләтенә хезмәт итү юлында зур уңышлар теләде. Ул Хәнисә Чәүдәт кызының күпкырлы фәнни-иҗади эзләнүләре, фәнни-популяр мәкаләләре, монографияләрен барлап, Шәүкәт Гаделша һәм Якуб Зәнкиев абыйны Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим итеп һәм энәсенә-җебенә кадәр бөтен этапларын төгәл башкарып чыгуына сокланып, Төмән шәһәренең Кырынкүл авыл урамнарына себер татарларының мактаулы уллары – галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен куйдыруда өлеше зур булганын искәртеп: «Хөрмәтле Хәнисә Чәүдәт кызы! Күркәм гомер бәйрәмегезне милләтебезнең мөхтәрәм шәхесе буларак каршылыйсыз. Сез – яшь буынга татар теле гыйлемен өйрәтүгә зур өлеш кертүче галимә дә, абруйлы остаз да. Сезнең шәкертләрегез бүген милли мәгариф системасында нәтиҗәле эшли, фәнни юнәлештә һәм вакытлы матбугат чараларында хезмәт куя. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлегегез, милләт алдында зур җаваплылык тоеп, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруыгыз, тырышлыгыгыз эшегезне дәвам итүчеләргә өлге булып тора. Милләт язмышы – Сезнең яшәү принцибыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, күтәренке рух телим. Гомер юлыгызның һәр мизгеле куанычлы булсын, һәр туган таң яшәү дәрте өстәсен. Озак еллар якыннарыгызның уңышларына сөенеп, мөгаллимнәрнең хөрмәтен тоеп яшәргә язсын», - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836