Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Талымханда теләү мәҗлесе

последние и лучшие новости искусства в мире

Май бәйрәмнәренәчә Төмән районы, Талымхан авылында хәрби хезмәттә булган егетләргә мәчет янында теләү мәҗлесе үткәрелде. Имам Данил хәзрәт Низямов тамашачыларны кунаклар белән таныштырып, аларга сүз бирде.

Өлкә Диния нәзарәте рәисе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков мөселман авылдашлары алдында чыгыш ясады:

 - Махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбызны бер минутка да истән чыгармыйбыз, догаларыбызда ихлас теләкләребезне Аллаһы Тәгаләгә җиткереп торабыз. Батыр һәм кыю авыл егетләребезгә исәнлек-саулык телик. Хаклык өчен көрәштә булган балаларга Аллаһы Тәгаләдән тән һәм рух көч сорыйк. Дөреслек безнең якта! Тиздән без җиңәчәкбез, тынычлык урнашыр, дип ышаныйк! – дип сөйләде ул.

Авырлыкларга бирешмичә көрәшкән авыл егетләренә җылы теләкләр белән Искәндәр хәзрәт Юсупов мөрәҗәгать итте. Каскара авыл советы рәисе Игорь Копылов чыгышында авыл егетләренә исәнлек-иминлек теләде. Ул: «Аллаһы боерса, сарыклар гына түгел, үгез суярбыз, бүгенгедәй бай табында кабат очрашырга насыйп итсен», - диде.

Сүз Әфган сугышы ветераны, гвардия подполковнигы Рәүф Садыйков улына да бирелде. Ул авыр сугыш елларында үзенең солдатларын дәртләндергән шикелле, авыл халкына һәрчак әзер булырга, аны күз карасыдай сакларга өндәде. Үзенең улы Ильясның, ике апасының уллары хәзерге көндә хәрби операциядә икәнлеген белдерде.

Ике атнага ялга кайткан ике авыл егете чыгыш ясадылар. Аларга язылган хатлар, гуманитар ярдәм, бүләкләр өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр. Сугыштан авылга цинк табутта кайткан егет - Александр Топорков исемен искә алдылар. «Ул – шаһит, ә шаһитлар үлемсез, безнең арабызда мәңге исән булачак алар», - диде Зиннәт хәзрәт. Аның булышчысы Динар хәзрәт Нәфыйков Коръән сүрәләрен укыды. Дошманны җиңеп кайтырга язсын, диде ул. Хәләл итләрдән пешерелгән аш, пылау ашаганнан соң, пешерүчеләргә, авыл халкына рәхмәтләр әйтелде.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836