Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бөтен күңелен халкына биреп

последние и лучшие новости искусства в мире

Ерак 1956 елда Өге авылында яшь Мөхәммәтчановлар гаиләсендә беренче уллары туа. Матур, җылы карашлы малайны Әхтәм дип атаганнар. Ул тыңлаучан, кызыксынучан булып үскән. Холкы формалашуга Абдулла бабасы һәм Акилә әбисе зур йогынты ясыйлар. Алар авыр тормыш алып баралар, сугышта ике өлкән улларын югалталар, бабасы үзе сугыш елларында хезмәт армиясендә була. Ул динле кеше булган, көненә 5 тапкыр намазын укыган, барлык мөселман кагыйдәләрен үтәгән. Оныкларына ул ислам турында сөйли, аларны тырыш, кешелекле булырга өйрәтә. Ерак 1950-1960 елларда Абдулла бабасы һәм Бари Айданов Өгедә ислам динен алып барганнар.

Дөньяви чаралар үткәрү максатыннан мәчет бинасы мәдәният бүлегенә тапшырыла, рәсми рәвештә дин тыела. Әмма ул тыелган елларда да өгелеләр милли традицияләрне, ислам динен саклап кала алганнар. Гөлҗиан апа Садыйкова, Фәхерниса апа Рябикова, Сәрвәр апа Айданова рухилыкны, мәдәниятне сакларга тырышалар. Мәктәптә татар теле укытыла. Укытучы Роза Садыйкова грамотага өйрәтә, татар шигырьләрен матур укый, өлкә дәрәҗәсендә ачык дәресләр үткәрә. Педагоглар коллективы яшьләр белән бергә татар спектакльләрен еш куя. Елена Рябикова җитәкчелегендә куелган «Зифа», «Башмак» спектакльләре истә калган. 1989 елда авылда беренче Сабантуй уздырыла, шуннан бирле милли традицияләр яңадан торгызыла һәм тарала башлый. Ул вакытта, 1990 нчы еллар уртасында, өлкәнең көньягында егермегә якын мәчет барлыкка килә. Мәчет бинасы башта гади, агачтан булса, соңрак Уват район Думасы башлыгы Юрий Свяцкевич ярдәмендә кирпечтән төзелә. Ак кирпечтән төзелгән бина авылга ямь өсти.

23-22Әхтәм Рәсүл улы һәм аның хатыны Мөкәрәмә Әхмәр кызы 1992 елда Омскидан Өгегә даими яшәү өчен күченәләр. 2 ел ул Ямбай мәдрәсәсендә укый, үзлектән белем ала, Тубылның Д.Менделеев исемендәге дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Теләге булганнарга гарәп грамотасын өйрәтә башлый, ислам динен тоту турында вәгазьләр сөйли, беренче чиратта, затлылык һәм намуслылыкны төшендерә. Мәккәгә хаҗ кыла, канатланып, тәэсирләнеп кайта, сәяхәт турында дәртләнеп сөйли. Әхтәм хаҗи һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып бара, 2003 елда ул авылда спортны оештыру буенча методист була һәм 2017 елга кадәр эшли.

Өгелеләр һәрвакыт барлык муниципаль ярышларда, конкурсларда актив катнашалар, призлар яулыйлар. Тормышта кайгы да, шатлык та янәшәдә бара, Әхтәм хаҗи авыл тормышының аерылгысыз өлеше булып китә. Авылдашларының барлык шатлыкларын һәм борчуларын йөрәге аша үткәрә. Өгелеләр өчен ул Аллаһының иң кыйммәтле бүләге. Без имамыбыз белән горурланабыз, ул безнең таянычыбыз һәм ярдәмчебез. Ул һәрвакыт күтәренке күңелле, ачык йөзле, җылы карашы белән яктылык һәм яхшылык сибә. Барлык мөһим чаралар аның фатихасы белән башлана.

Хакимият башлыгы Нурулла Бахметов та халыкка ярдәм итәргә тырыша, аның ярдәмендә дин тотучылар башка торак пунктларга мәчетләргә йөриләр, милли конкурсларда катнашалар һ. б.

2015 ел күп кенә мәчетләр өчен юбилейлы ел булды. Тантаналы чарага мәчет җитәкчелеге чакыруы буенча дин эшләре ветераны Фатыйх Гарифуллин килде. Фатыйх хәзрәт мәчет имамы Әхтәм Мөхәммәтчановка Казахстаннан махсус китерелгән якалы чапан бүләк итте һәм аның 1994 елда ислам хәйрия фондларының берсе ярдәме белән төзелгән мәчет ачылудан 20 ел имам булып хезмәт итүен билгеләп үтте. Барлык мәхәллә кешеләре Әхтәм хәзрәтне хөрмәт итәләр.

Кызганычка каршы, көчле кешеләргә тормыш зур сынаулар җибәрә. Юл-транспорт һәлакәтендә кызы Зилә һәм кияве Данияр һәлак булалар. Әхтәм имам һәм аның хатыны кулында 2 оныклары кала: кечесенә -10 ай, олысы – 2 яшьтә. Бабай белән әби әти-әниләрен алмаштыралар, оныкларына бөтен көч һәм мәхәббәтләрен бирәләр. Хәзер алар урта сыйныфларда укыйлар.

2021 елның 10 июнендә Өге авылы мөселман оешмасы җитәкчесенә милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хаты тапшырыла. Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Әхтәм хәзрәткә Уват районы мөселманнарының рухи традицияләрен торгызуда актив катнашканы өчен рәхмәт белдерә.

Хәзер гаилә Тубыл шәһәрендә яши, әмма Әхтәм имам күп вакытын Өгедә үткәрә. Аңа гел шалтыратып, традицион гаилә чараларын җитәкләргә чакыралар. Туган җирләре белән бәйләнгән рухи бәйләнеш өзелмәячәк. Бүген өгелеләр, туртаслылар, тубыллылар исеменнән Әхтәм имамга ислам динен үстерүдәге тырышлыгы, гомерлек рухи эше өчен чиксез рәхмәт белдерәсем килә. Безнең ил өчен авыр вакытта, һәр россияленең әхлакый ныклыгын һәм батырлыгын тикшергәндә, Әхтәм имам догалар укый, авылыбыздан киткән күп кенә ир-атларның үз җирләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын тели.

Наилә РӘХИМОВА,
Уват районы, Өге авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836