Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Милләттәшләребез йортлары су астында

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкәбездә 8 апрельдән су басу сәбәпле, төбәк дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Башта Ишим районында яшәүчеләргә куркыныч тудырган су май аенда Вагай районына да килеп җитте. Ишим, Тубыл, Иртеш елгалары үз характерларын күрсәттеләр быел. Вагай районында су зыян китергән авыллар исемлегендә күбесе татар авыллары. Беренчеләрдән булып 16 майда Карагай авылында эвакуация башланды. Авылдагы 80нән артык өйгә су керде. Яңа гына ачылган мәктәп тә, аның шәп спорт мәйданчыгы да шул зонага эләкте. Иртеш ул кадәр күтәрелмәс дип уйлаган кешеләр ныклап әзерләнеп тә өлгерми калдылар. Тиз арада төзегән дамбалары су ташкынына чыдамады. Су Ишаирга, Аксуркага китте. Тагын башка авылларда яшәүчеләрнең терлекләрен, атларны биегрәк урынга күчерделәр, кешеләр туганнарына, вакытлыча яшәү урыннарына күченделәр. Укучылар вакытлыча торак урыннарына якын мәктәпләрдә имтихан тапшыралар. Электр уты өзелде, яисә өлешчә генә калдырылды. Авылларга керү юлларында су булганга, 19 майдан көн саен «Заря» теплоходы йөри башлады. Аның белән халык аш-су, ут булдыру өчен генераторлар һәм башкасын ташыдылар. Өстән караганда иксез-чиксез диңгез кочагында калган район җирләре, урман-кырлар, 12 авыл өйләре куркыныч күренеш тудыра иде.

Александр Моор гадәттән тыш хәл вакытында йортлары зыян күргән кешеләргә ярдәм итү чаралары турында карарны имзалады. Түләүләр күләме алучының категориясен исәпкә алып, һәр торак бина буенча индивидуаль исәпләнә. Аны 2024 елның 1 октябренә кадәр кулланырга кирәк. Түләүләр алу өчен һәм тулырак мәгълүмат кирәк булса, территориаль халыкны социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Түләүләр бирү комиссияләрнең торак биналарны тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

23-323-31








Татарлар бердәм рәвештә зыян күрүчеләргә ярдәмгә ашыктылар. Өлкәнең Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкчелегендәге татар милли-мәдәни автономиясе дә бу эшкә кереште.

- Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе Вагай районының су баскан торак пунктлары турында борчулы хәбәрләр алуга акча һәм беренче кирәкле әйберләр җыюны игълан итте. Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Чейметовның, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгыннан төбәкнең иминлеген саклау комиссиясе урынбасарының җитәкчелеге ярдәмендә Россия халыклары Ассамблеясының Төмән төбәк бүлеге әгъзалары белән өлкә татар автономиясе активлары эшкә кереште. Йөк белән беренче машина Вагай районына китте дә инде. Төмән өлкәсе халкы Вагай районында яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән шунда ук акча җыюга кушылдылар һәм әле дә даими рәвештә җибәрәләр.

Өлкә татар автономиясе төбәк яһүд милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Игорь Варкиннан җылы әйберләр кабул итте. Шулай ук оешмадан акчалар да Вагай районы күрсәткән исәп-хисап счетына күчерелделәр. «Одлар Юрду» Әзербайҗан халыклары иҗтимагый берләшмәсенә, Төмән әрмәннәре берлеге президентына да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Безгә Төмән өлкәсенең үзбәк һәм таҗик диаспоралары да кушылдылар. «Дуслык» татар җыры халык хоры җитәкчеләре һәм солистлары да, «Уңган хатын-кызлар» клубы активистлары да читтә калмадылар. Автономия советы Вагай районында яшәүче эшмәкәр Руфат Рамазановка йөкне бушатуда ярдәм иткәне өчен чын күңелдән рәхмәтле. Офиска җылы, беренче кирәкле әйберләр, азык-төлек алып килүне дәвам итәләр, - дип сөйләде Ләйсән Хәмзә кызы.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы дә тиз арада Себердә яшәүче туганнарына Казаннан ярдәм җибәрде. «Июнь урталарыннан башлап, зыян күргән татар авылларындагы балаларны ике сменада Татарстандагы лагерьларда ял иттерәчәкбез. Бу эшне җирле татар җәмгыятьләре оештырачак. Барлык чыгымнарны да үзебез күтәрәбез. Мондый тәҗрибәбез бар инде», - дип тә хәбәр итте конгресс Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев.

Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсе, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе дә Вагай районына беренче ярдәмне озаткан инде.

Хәзерге вакытта су Тубыл районы авылларына куркыныч тудыра. Өстамак тирәсендә ныклап саклану чаралары күрелә. Төмән, Омск һәм Курган өлкәләрендәге юллар су астында кала. Вагай, Тубыл һәм Уват районнарында, Тубыл шәһәрендә Иртеш елгасы үзәне буйлап вакытлыча җир өемнәрен ныгыту һәм торак пунктларда су баскан территорияләрдән су суырту буенча эшне дәвам итәләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836