Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сәкинә апа Нотфуллина 40 елдан артык гомерен укытучылык хезмәтенә багышлады, Мәгариф отличнигы, өлкә Мактау китабына теркәлгән шәхес.
Татар теле укытучысы буларак, укучыларга белем, тәрбия бирүгә бөтен күңелен биреп эшләде. Фән атналыгы, язучы-шагыйрьләренең иҗат кичәләрен үткәрде.
Сәкинә апа укытучылык хезмәте белән беррәттән өстәмә пионер эшен җитәкли. Отрядларда тимур командаларының эшен активлаштыру, мәктәп янында агачлар утырту, өлкә, илебез буенча үткәрелгән акцияләрдә актив катнашулар. Мәктәп пионер дружинасы район һәм өлкәдә алдынгылардан булып санала аның хезмәтләре.Сәкинә апага «ВЛКСМның иң яхшы вожатые» дигән өч билге тапшырыла. Аның фоторәсеме өлкә пионерлар сараенда Мактау тактасына куела.
Өлгер, һәр эшендә җаваплы, эшен бөтен күңелен биреп башкара. Сәкинә апа мәктәп профсоюз оешмасын да җитәкли. Коллективта - бердәмлек, татулыкта - ярдәмчел, эш урынында җаваплы булуны контрольдә тота.
Соңгы елларда ул мәктәп директорының тәрбия буенча урынбасары булып эшли. Тәрбия эшен милли, халык педагогикасы нигезендә алып бара.
Сәкинә апаның хезмәте һәрвакыт югары бәяләнә. Ул 30га якын грамоталар иясе. Апа әле клуб эшчеләренең актив ярдәмчесе дә булды. Биюләр өйрәтте, юбилей, тематик кичәләр үткәрде. Район буенча үткәрелгән концертларда үзе дә катнашты.
Сәкинә апа - «Яңарыш» газетасының актив хәбәрчесе. Ул мәктәп укытучыларының, сәләтле укучыларның уңышлары, клуб, медицина хезмәткәрләренең изге хезмәтләре, мактауга лаек авылдашлары турында газетага мәкаләләр җибәреп тора.
Сәкинә апага 3 июньдә 85 яшь тулды. Ихлас күңелдән юбилее белән котлап, тирән саулык, күңел тынычлыгы телибез. Саулыкта яшәү - иң зур бәхет ул.
Гүзәл ГАЙСИНА,
Вагай районы, Юрмы авылы.