Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының Индрәй урта мәктәбенә район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарына баргач, укытучылар һәм укучылар Габдулла Тукай туган көнгә багышлап бик матур чара әзерләгәннәр иде. Анда үзе бии дә, җырлый да, гармунда да, гитарада да уйный, Мактау тактасында да торган бер кызга игътибар иттем. Булганнан бар да була, дип тиккә генә әйтмиләр шул инде.
Лиана Ихсанова булып чыкты ул. Әтисе Илгиз – өлкәдә танылган гармунчы, уен кораллары ансамбле җитәкчесе. Әнисе Хөршидә – клубта җырчылар әзерләсә, мәктәптә физкультура да укыта, оста оештыручы да. 11 яшьлек Лиана да әтисе җитәкчелегендәге «Яшь гармунчы», гитарачыларның «Мелодия», «Индрәй» вокал-инструменталь ансамбльләрендә, шулай ук «Күбәләк» вокал төркемендә катнаша. Аның балачагы клубта үткәндер инде. Ә чынлап торып 4 елдан артык шөгыльләнә. Әле бит мәктәптә дә гел яхшы билгеләргә генә укырга өлгерә.
Лиана 2 яшендә кайчандыр әтисенә бабасы бүләк иткән кечкенә гармунда беренче тавышлар чыгара башлый. Кечкенәдән үк барабан җайланмасын үзләштерергә тырыша, әмма әти-әнисе иртәрәк дип уйлап ныклы игътибар бирмиләр. 1 класста Лиана кулына гитара ала, уйнарга өйрәнә башлый, чөнки аның өчен гармун зур була. 2 класста гармунга да чират җитә. Моннан тыш, Лиана Боровский поселогында «Фантазия» сәнгать мәктәбендә укый, фортепианода уйный, яхшы җырлый. Боларга өстәп сынлы сәнгать һәм керамика белән шөгыльләнә.
Төрле район, өлкә конкурсларында катнаша һәм призлы урыннар ала. Әти-әнисенең, мәктәпнең горурлыгы ул!
Киләчәге матур, якты булсын бу сөйкемле кызның. Ярый, артык мактамыйм, күз тимәсен!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.