Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңа тарих битләре ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

Үз нәселеңнең, туган җиреңнең тарихын белмәгән килеш ил тарихын белеп булмый. 9 майга кадәр Тархан авылының вайбердагы төркеменә төрле фотолар җибәрделәр, язмалар язылды, төркемдәгеләргә яңа тарих битләре ачылды. Авылдашларым, ата-бабалар, әбиләр, күршеләр безгә фото аша карый-карый, төркем лентасы белән китә бардылар. Истәлекле мизгелләр яңарды.

23-23

Матур, гүзәл кешеләр яшәделәр безнең авылда. Укытучы Наилә апа Ваһапованың әтисе, тыл ветераны Мәсхүд Мөкминов турында язганнары горурландырды да һәм шул ук вакытны уйландырды да. Гомере буе үз халкына намуслы хезмәт күрсәткән кешеләрнең һәркайсы да шигырьгә керерлек, хикәя герое булырлык. 20 еллап рухи остазым булган Мәсхүд хәзрәтебез турында күп нәрсә белмәгән икәнмен, күп бүләкләргә лаек булган икән бит бабабыз. Күп игелекләр кылган изге күңелле кеше иде ул. Тормышның әчесен-төчесен татымаган кеше рухи байлык җыя, башкаларга карата мәрхәмәтле дә була алмый. Үзенең йөрәк авазына әти-әнисенең васыятьләре дә килеп кушылган булырга тиеш. Алар динле һәм белемле булганнарын ишеткән идем. Әтисе Әбдрахман Коръән укыганын үз колагым белән дә ишеткәнем бар. Бар нәрсә дә тәрбиягә бәйле.Үзе дә юклыкны белеп, кычыткан ашап үскән бала, кешегә ярдәм күрсәтүне бурычы итеп кабул итә, аларны бәхетле итү теләге белән яна. Иң беренче мохтаҗларга, ятимнәргә, зар күргәннәргә булышырга кушты ул халкына. Мәсхүд хәзрәт имам васыятен үтәгән чор, авылда Ислам чәчәк аткан вакыт булган дияр идем. Мәчеткә йөрүчеләрнең саны күп булган. Ләкин ул вакытны да авырлыклар, сынаулар булып торды. Кыш көне мәчет мичләре тузды. Суыкка да карамыйча, 200 литрлык тимер мичкәләрдән мәчетне җылытыр өчен буржуйкалар ясаттырды Мәсхүд хәзрәт. Мәчет шул хәлдә дә хезмәтен дәвам итте. Бабайларны җыеп мәчетнең аскы бүлеген мәдрәсә итеп ясадылар. 1980 елның февраль аенда Хәбибрахман абыем фаҗигале рәвештә дөнья куйды. Моргтан алып кайтып барганда, машина кузовында Мәсхүд абыйның елап әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә.

- Әй, энекәшем, янекәгенәм! Син бит мине догаңда исләтергә тиеш идең, син мине җирләргә тиеш идең. Инде ул эшләрне миңа эшләргә калдырып китеп барасың...

Пенсиягә чыккач, ул дингә баса, авыл имамы була. Күпме ислам дине буенча йолалар башкарылды: никахлар укылды, балага исем кушылды, авылдашларын кадерләп мөселманча ахирәткә озатты, Коръән ашлары үткәрелде. Күпме кеше дингә басты, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәргә тырышучылар күбәйде. Йомшак күңелле хәзрәтебез диндәшләренә бик ягымлы иде. Авыр сүз ишетмәдек аннан, арада дуслык-татулык булды. Рамазан аенда иң беренче ифтар мәҗлесе Мөкминовлар йортында үтте. Хәзрәтебез гаиләсе һәркемгә үрнәк булып яшәргә тырышты. Авылдашларның ул вакыт ифтарга, Гает мәҗлесләренә чиратка язылулар әле дә исләрендә. Яшьләргә хәзрәтнең хөрмәте зур иде. Хәкимчан абыйларда Коръән мәҗлесендә Халитем азан әйтте, Коръән укыды.

- Әлһәмдүлилләһ, без дә шулай әкрен генә дингә бастык, сабыр булырга кирәк, Халитебез өйрәнеп китәр, - диде ул күңелсез сүз әйтергә теләүчеләргә. Ул кеше алдында кимсетмәде, саклады һәм яклады, әйтер сүзен һәрвакыт үзебезгә килештереп кенә әйтте. Аның әйткән киңәшләрен кулланып яшибез әле дә. Күршеләре белән дус һәм алар белән дә горурланып яшәде хәзрәтебез. Хәлил абый Камалов түшәккә ятып куйган иде. Сәкинә апа кадер-хөрмәттә карый иде абыйны.

Хәлил абыйга: «Син бик бәхетле, хатының сине җил тидермичә тәрбияләп инде ничә еллар карый, бер дә зарланганын ишетмәдем, шулай бер-берегезгә терәк-таяныч, безгә үрнәк булып күп еллар яшәгез», - дип Хәлил абыйның күңелен нурландырып чыгып китте. Хәзрәтебезнең киңәшләре белән сарыклар асрарга керештек. «Сарык, кызым, ул бәрәкәт, Аллаһы Тәгаләнең сөйгән хайваны, корбанлык өчен хәерле хайван», - диде.

Мәсхүд хәзрәтебездән эшем буенча да киңәшләр сорый идем. Дингә һәм мәдәнияткә багышланган төрле чараларны бергә үткәрдек. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханә, мәчет бер-берсенә ярдәм итеп халыкка эш күрсәттеләр.

Мәсхүд хәзрәтебез гомеренең соңгы көннәренәчә үзен бәхетле итеп санады, ата-ана васыяте үтәлгән, рәхмәтләр ишетелгән, ул шикелле игелек һәм изгелек кылган кеше авылда зирәк иде дип тә әйтә алам. Һәр бәхетле ир янында һәрвакыт көчле хатын-кыз тора. Разыя апа шул хәтле акыллы, үтә сабыр, укымышлы хатын иде. Аларга иңгән олы сөю вакланмады, суынмады, тапланмады, башкаларга үрнәк булып матур итеп яшәделәр алар. Үзенең урынына күршесе Вәгыйз абый Ильясовны имам итеп әзерләп калдырды.

Мәсхүд Әбдрахман улы 7 баланың әтисе, 18 оныкның һәм 36 оныкчыкның бәхетле бабае да иде. Намаз саен хөрмәтле Мәсхүд хәзрәтебезгә догалар барып тора, урыны җәннәттә генә булсын.

Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836