Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Этнос»та лагерь ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

Мәктәпләрдә укулар бетүгә, балаларны актив ял иттерү максаты белән җәйге лагерьлар эшли башлады. Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә, гадәттәгечә, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү юнәлеше буенча ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшен башлап җибәрде. Лагерьның ачылу тантанасын үзәкнең татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова алып барды.

Балаларны һәм ата-аналарны сәламләп лагерь җитәкчесе Татьяна Малышкина: «Сезнең өчен генә түгел, безгә дә бүген зур бәйрәм. Чөнки без, балалар, сезнең белән кабат очрашабыз. Биредә сез саф һавада ял итеп, татарча сөйләшергә, җырларга, биергә, шулай ук кул эшләре, рәсем ясарга, татар халык йолаларын өйрәнерсез, өлкәдәге татар авыллары белән танышарсыз. Каникулларны күңелле ял итеп уздырырсыз дип ышанабыз», - дип сөйләде. Аның әйтүенчә, быел лагерьга 34 бала кабул ителгән. Аларның дүртесе бушлай: 2 баланың әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша, 2се күп балалы гаиләдән. Быел бер смена гына эшләячәк. Балалар ике отряд – «Йолдызлар» һәм «Кояш нурлары» төркемнәренә бүленгәннәр. Педагог-тәрбиячеләр алар өчен төрле кызыклы, танып белү һәм өйрәнү өчен файдалы чаралар, уеннар, мавыктыргыч сәяхәтләр, файдалы очрашулар әзерләгәннәр. Чараны Наисә Гайнельянова әкиятче ролен башкарып, балаларга курчаклар театры куйган «Камыр батыр» татар халык әкиятен карарга тәкъдим итте. Әкиятне балалар гына түгел, әти-әниләр дә бик мавыгып тамаша кылдылар. Әкият барышында Наисә Камил кызы геройлар кушкан биремнәрне үтәп, «Түбәтәй», «Сазлыктан үтү» «Кашык белән су ташу» кебек уеннар оештырды, бергәләшеп табышмакларның җавапларын таптылар, балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар.

23-73-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836