Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Рух һәм бердәмлек саклаучы мәчеткә 10 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районы, Күлик авылы мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Мәчетнең мәһабәт күренеше һәркемне сөендерә. Ярымай белән бизәлгән биек манара бөтен җирдән күренә, ә җомга һәм бәйрәм намазларын тавыш көчәйткечләрдән барлык авыл халкы ишетә ала. Анда якты, җылы һәм уңайлы, догалар яңгырый.

Ул шатлык һәм кайгы көннәрендә, яктылык һәм тынычлык өчен килә торган урынга әверелде.

23-54-25

Авылда яшәүчеләрне һәм кунакларны берләштерүче, иман, белем, игелек терәге булып хезмәт итүче рухи үзәк - җирле мәчетнең 10 еллыгына багышланган тантаналы чарага Ялутор, Төмән районнары, шәһәрләреннән кунаклар җыелды. Бәйрәмгә Ялутор районы хәзрәтләре һәм имамнары килгән иде.

Ялутор шәһәре мәчете имам хатыйбы Раил хәзрәт Мәхмүтов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, ул бәйрәм кунакларына Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйковның изге теләкләрен җиткерде. Раил хәзрәт диндәшләрен мәчетләргә ярдәм итәргә, үз диннәрен камилләштерергә һәм диннәрен үстерергә өндәде.

23-55-25Авыл җирлеге башлыгы Рифхәт Басыйров җыелучыларны котлап, нигездә өлкән яшьтәге халык яшәгән авылда мәчет «тормыш учагы» булып тора, дип ассызыклады.

Бу истәлекле көнне мәчет имамы, аны төзү инициаторларының берсе Рәшит хәзрәт Галиевка Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте күкрәк билгесе тапшырылды.

23-56-25

Актив эшчәнлеге, дингә тугрылыгы, мөселман җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен Нәйлә апа Байсукова Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын алды.

Аллаһы Тәгаләгә һәм кешеләргә хезмәт итүдә аларның тырышлыгы һәм ихласлыгы яшьләр өчен лаеклы үрнәк.

Бәйрәмдә тантаналы чарага әзерлек һәм аны уздыру мизгелләрен үз өсләренә алып, өлкән буынга ярдәм күрсәткән яшьләр дә күп иде. Яшь егетләр һәм кызлар чара барлык дин кануннары буенча узсын өчен тырыштылар. Догалар һәм истәлекле дата белән котлаулар яңгырады. Яшьләр өлкәннәрнең тәҗрибәсен үзләштерә, ә мондый очрашулар буыннар арасында күпер булып тора. Бу тынычлыкка һәм татулыкка юл, рухилык һәм дин нигезләре саклана.

23-57-25

Кунаклар игътибарына «Мәчет юбилее - 10 ел» күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда «Мәчет тарихы», «Тарихка әверелгән язмышлар» сәхифәләре мәчет төзү инициаторлары, аңа ярдәм итүчеләр, Күлик мәчете төзелеше турында сөйләде.

Күлик мәчете имамы Рәшит Галиев 2015 елда мәчет төзелеше төгәлләнүен сөйләде. Мәчет төзүдә бөтен авыл катнашкан. Авылдашы Рәшит Сәләмов (аңа аерым рәхмәт) белән барлык инстанцияләрне узу, документларга кул кую, смета төзү һәм раслау, финанслауны килештерү, төзелеш материаллары сатып алу һәм төзелеш кебек авыр юл кичерелгән.

Ялутор районы имам мөхтәсибе Равис Мөлеков һәр кеше тормышында иманның әһәмияте, мәчетнең иман һәм игелек, кешеләргә ярдәм күрсәтү максаты турында ассызыклап, барысына да рух һәм бердәмлек, матур традицияләрне саклап калуларын теләде.

23-58-25

Илчан Хөснетдинов башкаруында катнашучылар өчен “Туган тел”, “Әни догалары”, “Аллага шөкер” һәм башка борынгы рухи җырлар яңгырады.

Халык та, кунаклар да бик озак таралышмадылар: авылдашларның күңелле әңгәмәләре, җылы хатирәләр, телефон номерлары алмашу, кочаклашу мәчетнең юбилее бөтенесе өчен әһәмиятле булуын раслады.

23-59-25

Наталья Барсукова.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836