Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучы калдырган эз

последние и лучшие новости искусства в мире

Озак еллар Төмән шәһәрендә яшәгән, гомерен укытучы һөнәренә багышлаган Мөнир Хәкимов бу көннәрдә бакыйга күчте. Ул укучыларын яраткан, аларның холкын яхшы белгән кебек, урман җәнлекләрен дә яратып, алар тормышын күзәтте һәм аларның эзләрен яхшы аера иде. Чөнки ул берничә ел сазъяк арты авылында яшәде, шунда ял вакытын гел урманда уздырды. Мылтыктан ату ярышларында беренчелекне алган уннан артык Мактау кәгазе булуга карамастан, ул беркайчан да кош яки хайван атып, өйгә алып кайтмады. Бары табигать кочагында хайван-кошларның тормышын күзәтеп, андагы матурлык белән хозурланды, шуңа укучыларын да өйрәтте. 1976 ел чыгарылыш сыйныфта төрле милләт - татар, рус, немец, чуваш, башкорт, украин балалары укыдылар. Беркайчан да аның сыйныфында конфликт булмады. Укучылары бик игътибарлы, тәртипле үсеп, хөрмәткә ия булган кешеләр булып яшиләр. Дөрес, чынбарлык тормыш ул балаларны аямады. Алар сыйныфында укыган Мәгъзәнур Мөсәлимова, Хәлит Ательшин, Әлфия Моратова, Таирә Кәримова, С.Садыйков, И.Абайдуллинның гомерләре бик иртә һәм кызганыч рәвештә өзелде. Төзүче булып эшләгән Сабит Гобәйдуллин инвалид булгач та, кешеләрне кайгыртып, ярдәм итеп яшәде. Зиннур Нигъманов 2 яшендә ятим калса да, беркайчан да аракы эчеп, тәмәке тартып тәртип бозып йөрмәде. Бүгенге көндә аларның балалары махсус хәрби операциядә катнашалар.

Мөнир Әбделхак улының укучылары төрле һөнәр ияләре булдылар. Аларның күбесе илебезнең ягулык комплексын үстерү эшенә зур өлеш керттеләр. Батыр йөрәкле егетләр газ һәм нефть оешмаларындагы аварияләрне бетерүдә катнаштылар. Бу турыда Азат Бикшанов: «Эшебез куркыныч һәм бик тә җаваплы, кайвакыт үзебезне сугышта кебек хис итәбез», - дип әйткәне истә саклана. Бервакыт Изил Корманов үзенең группасы белән Яркәү янындагы янгынны сүндергәннәрен сөйләп, безне гаҗәпкә калдырган иде. Ул чакта без 120 чакрымдагы көчле янгынны Төмән шәһәреннән карап тордык. Анда безнең укучыларыбызның ут белән көрәшүләрен уйлап, йөрәгебез әрнеде. Ул чакта Яркәү хакимияте халыкны эвакуацияләү өчен транспортлар да әзерләп куйган була. Әмма егетләребез янгынны җиңеп чыгалар. Мөнир Хәкимовның укучылары төрле һөнәр ияләре булып җитештеләр. Кемдер инженер, күпләре табиб, укытучы, мастер, элемтәче булдылар. Хәзерге көндә инде алар да лаеклы ялда. Алар да укытучылары кебек «тыныч ау» белән шөгыльләнәләр - урманда гөмбә, җиләк-җимеш җыялар, бакчаларында эшлиләр, йорт салып, хуҗалык тоталар. Класс җитәкчеләре Мөнир Әбделхак улының тырышлыгы бушка булмады.

23-42-25

Роза ХӘКИМОВА,

Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Мөнир Хәкимов
укучылары.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836