Бишенче ел инде махсус хәрби операция бара. Күпләр үзләре өчен ахырга кадәр бара торган юлны сайлап, батырлык, каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп алга омтылалар. Менә Аслана авыл җирлегенең «Кулларыбыз җылысы» волонтерлар төркеме дә үзләре өчен махсус хәрби операция волонтерлары булып, җиңүгә кадәр илебез белән бергә барлык сынауларны узып, ватанпәрвәр булып калу юлын сайладылар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле алар, Җиңүне якынайтып, безнең сугышчыларга төрле яктан ярдәм күрсәтәләр. Һәм һәркемнең хезмәте лаеклы рәвештә бәяләнә.
Волонтерларны «МХОгә ярдәм иткән өчен» медале белән «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов бүләкләде.
9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме көнендә Аслана татар мәдәният үзәгендә үзенчәлекле вакыйга булды. Монда тантаналы шартларда «Кулларыбыз җылысы» төркеменең 17 волонтеры фронттан «Сугышчыларга риясыз ярдәм өчен» медаленә ия булды. Алар - төркем җитәкчесе Миләүшә Яценович, Мөнирә Янабаева, Мәүлидә Калиева, Галия Садыйкова, Майнур Бабшанова, Динара Дәүләтшина, Рушания Дәүләтшина, Сәйфулла Мирхәлилов, Рузилә Каташева, Хәюм Яркәев, Дания Рәхимова, Гөлнәзирә Сәфәрова, Луиза Шакирова, Роза Юртаева, Илсөяр Мөсәлләмова, Зәйтүнә Мирхәлилова, Мәдинә Рәхимова.
Бу якташларыбызның Ватаныбыз алдындагы намуслы җаваплылыкларын, әхлакый бурычларын аңлауларын, туган җиребезне тирән яратуларын һәм аны саклау, үстерү өчен үз өлешләрен кертергә әзер булуларын күрсәтә һәм аларның башкарган эшләре һәркемебез өчен үрнәк. Әлбәттә, бу энтузиастларыбыз үзләренең казанышларын күрсәтергә теләмиләр дә, әмма без беләбез, алар өчен ярдәмгә мохтаҗ булучыларга булышмау - вөҗданнарына каршы бару булачак. Илебез бүләгенә ия булган волонтерлар төркемен оештыручы, якташларын шундый миссияне үтәргә рухландыручы Миләүшә Октябрин кызы: «Мондый югары бүләкне бигрәк тә фронттан алуы - безнең өчен бик кадерле. Әмма медальләр, Рәхмәт хатлары безнең өчен иң мөһиме түгел. Һәрберебезнең бурычы - егетләребезгә ярдәм итү, алар үз бурычларын нәтиҗәле үти алсын өчен. Ә үзебезнең проблемаларыбыз турында без соңрак уйларбыз. Сугышчылар безгә өметләнәләр бит. Без аларның өметләрен, ышанычларын акларга һәм ярдәм итәргә тиешбез. Булдыра алмау - бу намуссызлык булачак. Сугышта үзебезнекеләр дә, читләр дә юк. Алар безнең өчен барысы да якыннарыбыз», - дип сөйләде.
Миләүшә Октябрин кызы кебек битараф булмаган гражданнар һәм аның волонтерлар төркеме мисалында без солдатларыбызга һәр тамчы ярдәмнең никадәр мөһим һәм кыйммәтле булуын күрәбез.
Бу чын гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм үрнәге. Һәм без бу үрнәккә иярергә тиешбез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: «Кулларыбыз җылысы» волонтерлар төркеме.