Казанда 16 нчы Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтте. Чарада Россиянең 78 төбәгеннән мең делегат катнашты. Алар арасында Төмән өлкәсеннән 30дан артык имам - якташларыбыз да бар иде.
Форум татар халкының рухи мирасын саклау, төбәкләр арасында элемтәләрне ныгыту һәм милли-дини хезмәттәшлекне үстерү мәйданы булды.
Татарстан бүгенге көндә башка төбәкләргә үрнәк булып, зур күләмдә һәм уңышлы рәвештә хәләл индустриясен үстерә. Ул күрше республикалар, өлкәләр һәм хәтта чит илләр белән дә тыгыз элемтәләр урнаштырган.
Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул татар дөньясында актив катнашкан һәм тырышып эшләгән делегатларга рәхмәтен белдерде. Рөстәм Нургали улы имамнарның һәм дин әһелләренең хезмәтенә югары бәя бирде. Ул аерым билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә саф телне, гореф-гадәтләрне һәм ата-бабалардан амәнәт булып килгән Ислам динен саклауда, халыкны, бигрәк тә яшьләрне әхлакый тәрбияләүдә, Ватанны сөю һәм патриотизм рухында чыныктыруда дини хезмәткәрләрнең роле бик зур.

Рәис шулай ук быелгы ел Казанның Ислам дөньясы башкаласы булып танылуы – бөек статус икәнен әйтте.
Чыгыш азагында Рөстәм Миңнеханов изге бурычларын тугрылыклы үтәгән дин әһелләренә, күпьеллык хезмәт күрсәткән мөфтиләргә һәм имамнарга медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында безнең якташыбыз, Төмән шәһәренең зур мәчете имам-хатыйбы Эдуард Юнысов та бар иде.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәсендә дискуссия мәйданында «Милләт һәм дин» секциясе эшләде. Делегатлар биш юнәлештә фикер алышты, һәр тема буенча чыгышлар оештырылды, тәҗрибә уртаклашу узды.
«Болгар җыенында» Татарстан Рәисе: «Болгар җирендә безнең динебезнең беренче адымнары башланган. Ислам – безнең динебез. Без аның тарихын һәм үткән буыннар традицияләрен онытырга тиеш түгел», – диде.
Тантаналы ачылыштан соң делегатлар һәм кунаклар җимерелгән Болгар мәчете мәйданында өйлә намазында катнашты. Көн буе музейлар эшләде, мәйданда көрәш ярышлары узды.
Без, тарихи форумда катнашучы Төмән өлкәсе имамнары исеменнән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, аның командасына, ярдәмчеләренә һәм бу зур чараны оештыруда актив катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә тагын да бөек уңышлар телибез. Яшәсен Татарстан!
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: өлкәбез имамнарының бер төркеме.