Төмән округы, Червишево авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Мәхсүта Мадьярова май аенда 87 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Укытучы һөнәре — иң авыр һөнәрләрнең берсе. Бу юлны сайлаган кеше гомере буена иҗади эзләнергә, искиткеч күңел юмартлыгына, балаларга карата чиксез мәхәббәткә, тирән белемгә ия булырга тиеш. Барлык бу сыйфатлар Мәхсүта Шәйхетдин кызында тулысынча чагыла.

Ул 1939 елның 15 маенда Зур Акъяр авылында Кәлбикамал һәм Шәйхетдин Кормановлар гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе «Яңа юл» («Новый путь») колхозында эшли: әнисе — хисапчы, әтисе агроном була.
Мәхсүта Акъяр мәктәбендә 7 нче сыйныфка кадәр белем ала, аннары укуын Червишево мәктәбендә дәвам итә.
1962 елда ул Төмән дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм юллама буенча Акъяр мәктәбенә математика һәм сызым укытучысы итеп билгеләнә. Биредә 2005 елга кадәр эшли. Гомуми педагогик стажы — 43 ел, шуның 29 елын ул уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт куя.
Тормыш иптәше Әкрам Аис улы да шул ук мәктәптә биология һәм химия укытучысы булып 30 ел эшли.
Өч баладан икесе әти-әнисенең һөнәри юлын сайлый: кызлары Ризидә — биология һәм химия, ә Азалия башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Укытучылар нәселен оныклары да лаеклы дәвам иткән: Лилия — рус һәм татар телләре, шулай ук әдәбият укытучысы, Эльмира белән Диана — башлангыч сыйныфларда белем бирәләр, Алинә — математика укытучысы.
Мәхсүта Шәйхетдин кызының 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.
Намуслы хезмәте, укучыларны тәрбияләүдә һәм укытуда ирешкән уңышлары өчен район һәм өлкәнең күпсанлы Мактау грамоталары, РСФСР мәгариф министрлыгының «Укучыларны укыту һәм тәрбияләүдәге уңышлары өчен» Мактау грамотасы, шулай ук «Хезмәт ветераны» медале (СССР Югары Советы Президиумы исеменнән) белән бүләкләнде. Ул «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемне йөртә.
Төп эшеннән тыш, гомере буе җәмәгать эшчәнлеге алып бара: агитатор, политинформатор буларак, биш чакырылыш рәттән Червишево авыл Советы депутаты, шулай ук сайлау комиссияләренең алыштыргысыз секретаре һәм ветераннар советы әгъзасы булып тора.
Хәзерге вакытта Мәхсүта Шәйхетдин кызы лаеклы ялда. Ул өлкән кызы Ризидә Әкрам кызы гаиләсендә яши.
Төмән районы яңалыкларыннан.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).