Тубыл шәһәренең сөяктән сыннар кисү остасы Минсәлим Вәлиәхмәт улы Тимергазеевка шәһәр Думасы карары белән «Тубыл шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Аның иҗатына килгәндә, останың сөяктән кисеп ясалган сыннарын Төмән өлкәсендә күрмәгән, белмәгән кеше юктыр. Сәләтле якташыбыз шәһәр, өлкә, республика, бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә катнашып таныла. Илкүләм танылган, күренекле шәхеснең иҗади эшләре мактауларга лаеклы урыннар ала.
Тубылның әти-әнисен югалткан татар балалары өчен «Красный Восток» балалар йортында тәрбияләнгән егет сәләтле, тырыш, хезмәт сөючән булып үсә. 1967-1981 елларда Минсәлим Тимергазеев шәһәрнең сөяктән сыннар кисү фабрикасында эшли, балалар сәнгать-сәнәгать мәктәбендә укыта. 1987 елны ул «Минсәлим остаханәсе»нә нигез сала. 1991 елда Тубыл дәүләт–тарихи архитектура музей тыюлыгы каршындагы «Минсәлим» сәнгать-сәнәгать артеленең эшен җитәкли. Минсәлим Тимергазеев Тубыл шәһәрендә гореф-гадәтләрне саклап калу, киләчәк буынга тапшыру, сөяктән сыннар кисү кәсебен популярлаштыру, яшь буынны өйрәтүгә зур көч куйган танылган оста.
Минсәлим Тимергазеев музейда һәм остаханәсендә экскурсиягә килүчеләрне үзенә генә хас булган сөяктән сыннар кисү сәнгате белән таныштыра. Монда экскурсияләр, мастер-класслар оештырыла. Бүгенге көндә «Минсәлимнең остаханәсе» гаилә артеле сәнгать әсәрләрен саклау, халыкка күрсәтү урыны гына түгел, ә Тубыл шәһәренең матур бизәге, мәдәният үзәге дә. Монда экскурсияләр үткәрүдән тыш күргәзмәләр, остаханәләр оештырыла. Бирегә килүчеләрнең истәлеккә сөяктән эшләнгән бизәнү әйберләрен, картиналар, сувенирлар алырга мөмкинлеге бар. Иң дә мөһиме - Минсәлим Тимергазеев кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле экскурсияләрне үзе үткәрә.
Күп еллар дәвамында Тубыл шәһәрендә хезмәте белән мәдәниятебезне ныгытуга, халкыбызның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткән, якташларының ихтирамын казанган Минсәлим Тимергазеевны «Тубылның мактаулы гражданины» исеменә лаек булуы белән котлыйбыз.
Римма УМИТБАЕВА