Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге активистларының район һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләре белән беренче киңәйтелгән утырышы Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе офисында узды.
Ялутор, Яркәү, Аромаш, Төмән районнары ВКС форматында тоташтылар.
Кыскача сәламләүдән соң, активистлар үзләре белән таныштырдылар. Аннары сүз утырышның төп өлешенә күчте, очрашуның төп темасы - бүгенге татар яшьләрен актив эшчәнлеккә җәлеп итү һәм кызыксындыру өчен берлек эшен ничек оештыру иде.
Төмән активистлары өлкә татар яшьләре берлеге эшенең нәтиҗәләре, инде уздырылган, шулай ук булачак зур чаралар турында да сөйләделәр. Активистлар үзләренең беренче «Аулак өй» проектын искә төшерделәр, «Фатирник»ка әзерләнү, «Дуслык ифтары»нда катнашулары һәм татар мәдәнияте көннәрененең ябылу кысаларында үткән гала-концерты турында әйтеп үттеләр.
Алда иң масштаблы бәйрәмнәр - «Дуслык күпере» өлкә милли мәдәниятләр фестивале һәм өлкә Сабан туе алдыннан бик дулкынлануларын белдерделәр. Алар яшьләр мәйданчыклары оештыру, күчмә һәм спорт уеннары, шулай ук мастер-класслар үткәрү өчен җаваплы.
Төмән өлкәсе татар яшьләре берлегендә активистлар арасында рольләр һәм бурычлар катгый бүленгән: социаль челтәрләр алып бару, рухи-әхлакый тәрбия, чараларны техник әзерләү һәм башкалар. Бу аларны тәртипкә китерә һәм һәр катнашучы үз эше өчен җаваплылык тоя. Утырышта Төмән өлкәсе татар яшьләре берлегенең һәр активисты үз мавыгулары турында кыскача сөйләде, һәм ни өчен ул берлектә җаваплы булуын әйтеп китте.
«Барысы да социаль челтәрләрдә татар яшьләре берлегенә яңа катнашучылар җыю турында игълан итүдән башланды. Танышларны чакырдык, алар үзләренең дусларын алып килделәр. Һәм менә шулай әкренләп берлеккә яңа яшьләр килә башлады», - дип искә төшерделәр.
«Әмма реклама бирү генә җитми, яшьләрне кызыксындырырга кирәк. Моның өчен үзебез кызыклы булырга тиеш», - дип фикер йөрттеләр активистлар.
Иң яшь активист Әмир Мирхасанов эш чаты өчен плакатлар һәм анонслар ясый. Рифат Байнашев чараларны оештыруда ярдәм итә. Һәдия Хөрмәтуллина Телеграмм каналын алып бара, бии һәм җырларга ярата. Исмәгыйль Моратов рухи-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Активистлар арасында музыка коралларын бик яхшы белүчеләр дә бар, мәсәлән, Салават Сәитов - гармунда, кызлар Аделина Ибәтуллина һәм Эльвина Юсупова гитарада уйныйлар. Һәрчак бер-берсенә һәрнәрсәдә ярдәм итеп, киңәш биреп торалар, шуңа күрә аларның барысы да җайлы килеп чыга һәм эш кайнап тора.
Активистлар еллык план төзегәннәр, анда барлык мөһим даталар һәм чаралар кертелгән. Һәм ул һәрвакыт тулыландырыла. Утырышлар атнага ике тапкыр үтә: пәнҗешәмбе көнне - эш мизгелләре, якшәмбе көнне ял турында фикер алышалар. Алар Төмән рәссамнары күргәзмәләренә, төрле халыкларның мәдәниятләре көннәренә дә йөрергә өлгерәләр, кызыклы кешеләр белән очрашалар. Яшьләр яңа кызыклы урыннар табарга яраталар, актив рәвештә фотога төшәләр. Активистларның җентекле фото һәм видео отчетларын Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге битендә таба аласыз.
Менә шулай шат күңелле һәм энергияле өлкә активистлары районнардан килгән коллегаларын үзләренең уңай шөгыльләре турында сөйләп, барысын да булдырачакларына ышаныч белән илһамландырдылар. Очрашу ахырында онлайн очрашулар форматында гына түгел, ә оффлайн очрашырга да карар иттеләр һәм райондагы яшьләрне Төмәнгә чакырдылар. Шулай ук шәһәр һәм районнарда күчмә утырышлар уздыруын планлаштырдылар.
Тагын бер яхшы хәбәр - Вагай районында татар яшьләре берлеге бүлекчәсе булдырылу. Аның җитәкчесе - Рәсүл Хәкимов - Тугыз авылы активисты, артист һәм чаралар алып баручы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Регина ИСМӘТУЛЛИНА,
өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең пресс-секретаре.