Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Матурлыкны кешеләргә дә күрсәтәсем килә

последние и лучшие новости искусства в мире

Янәшәбездә талантлы, кызыклы, тырыш якташларыбыз яшәве шатландыра, без алар белән горурланабыз. Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәүче Фәһимә Бучельникова (Гыйльфанова) шундыйларның берсе. Фәһимә Хәлим кызы замана белән тигез атлый. Ул үзенчәлекле, талантлы иҗади шәхес. Башкалар күрә, булдыра алмаганны гамәлгә ашыра. Ул интернетка «Одноклассники», «ВКонтакте» социаль челтәрләренә искиткеч гүзәл, хозур, мәһабәт фоторәсемнәрен куеп, якташларын куандыра. Рәсемнәрен табигатькә, туган авылына, хайваннарга багышлый. Кайбер рәсемнәрен туплап, аларга татарча җырлар туры китереп слайдлар эшли. Слайдларны ихлас күңелдән карап, моңланасың, сагыш кичерәсең. Уңай йогынты ясый, җаның ял итә. Менә Киндерленең елга буе, менә болында атлар йөри, кышкы пейзаж, менә юлдан эт китеп бара...

24-8Шушындый матурлыкны кешеләргә күрсәтә алу һәркемгә язмаган. Бу рәсемнәрдә күпме хезмәт ята.

Фәһимә апа 11 балалы ишле гаиләдә үскән. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы, 1980 еллар уртасында Киндерле урта мәктәбендә сабыйларны укытты. Яшь укытучының бу елларда ук сәләтле, иҗади булуы күренде. «Озынайтылган көн» төркемен җитәкләде. Монда балаларга төрле рәсемнәр, кулланма сәнгать эшләре ясатты, алар бик кызыклы булды.

Без Фәһимә Хәлим кызы белән очрашып, ата-бабалары, һәвәскәр эше, хоббие турында сораштык.

- Безнең әти яктан нәселебез турында кайсыдыр елны авылдашыбыз ветеран укытучы Мөнирә апа Шәмсетдинованың «Яңарыш» өлкә татар газетасында «Син кайдан, минем авылдашым?» мәкаләсе бастырылды. Мөнирә апага токымыбыз турында тирән эчтәлекле мәкалә язганы өчен зур рәхмәт.

Минем бабаем – Гыйльфанетдин Садретдинов гаиләсе белән Татарстанның Буа районы, Наратбаш авылыннан 1911 елны Себергә күченеп килгән. Тормыш иптәше Хәдичә белән олы кызы Хәтимәне, уллары Мифтахетдинне, Имаметдинне һәм өч атналык Хәлимне (әтием) алып юлга чыкканнар.

Канчәбер белән Кыткүл арасындагы Яңа Болгар дигән авылга нигез салганнар. Бу авыл күптән юк инде. Бабай йон тетү машинасын юнәткән. Үзләренә, халыкка киез итекләр баскан. Бу һөнәргә әтине дә өйрәткән. Ул да гомере буе киез итек басты.

Гыйльфанетдин бабай күн эшләү, тире иләү, тун тегү һөнәрләрен дә үзләштергән. 1929 елда аны үтерәләр, 1933 елда йон тетү машинасын да алып чыгып китәләр.

Татарстаннан килгән олы кызлары Хәтимәнең балалары: Зөләйха, Нәсимә, Мөслимә һәм Зәйнәп. 1905 елда туган Мифтахетдин абый иптәше Миңлеҗиһан апа белән Кыткүлдә яшәгән. Имаметдин абый белән Бөек Ватан сугышы кырында ятып калганнар.

Әти белән бабайның Яңа Болгарда Зәйтүнә, Нурбәнат, Разия, Өммегөлсем исемле кызлары, Гыйламетдин исемле уллары туган. Хәзер инде аларның балалары, оныклары, нәбәрәләре үз тормышлары белән яшәп, нәселне дәвам итәләр.

Әтием Яңа Болгар җирендә шаян, тапкыр булып үсеп җиткән. Сугышкача өйләнә, тормыш иптәше Миңсруры дүрт бала алып кайта. Әмма Миңсрур апаның гомере кыска була, сабыйларын калдырып үлеп китә.

Әти әниемә дүрт бала белән өйләнә. Әнием – Мәрьямбикә Хәлиулла кызы Себергә Татарстанның Кайбыч районы, Борындык авылыннан 18 яшендә килгән. Әнием сабыр, ярдәмчел, гадел, пөхтә хатын-кыз иде. Тәмле итеп күмәчләр, бавырсаклар, арыш икмәге пешерде. Әти белән әнигә 11 баланы тәрбияләү җиңел булмагандыр. Без дус, тырыш, хезмәт сөеп үстек. Укыдык, барыбыз да тормышта үз урыныбызны таптык.

Тирә-якны фотога төшереп, интернетка кую белән 2012 елдан мавыга башладым. Беренче фоторәсемем - болындагы ромашка чәчәкләре. Ул вакытта гади фотоаппарат белән төшерә идем. Кайбер вакытта улым Руслан үзенеке һөнәри фотоаппаратын да биреп торды. Тормыш иптәшем Сергей Дмитриевич 50 яшьлек юбилеема цифрлы һөнәри фотоаппарат бүләк итте. Фотоаппаратың нинди генә кыйммәтле булмасын, техника асылын белмәсәң, берни рәтләп төшерә алмаячаксың.

Интернет аша Новосибирск шәһәренең һөнәри фотографы Анна Маслова белән таныштым. Ул миңа үзенең китабын сатып алырга әйтте. Фоторәсемнәрне дөрес төшерү буенча мастер-класслар үткәрде. Мин аңа олы рәхмәтле. Караңгыда, ерактан, якыннан һәм башкасын ничек төшерергә кирәклеген төшендерде. Аның дәресләрен үсмерләргә карарга тәкъдим итәм, тиз өйрәнеп, күпме сыйфатлы фоторәсемнәр төшерәчәкләр. Яратып фотога төшерү күңелгә ял бирә. Мин табигать белән гармониядә. Киндерле урманнарына, елга буйларына, авыл читенә чыгып пейзаж, хайваннарны төшереп кайту физик яктан да, психологик яктан да файдалы. Ничәмә чакрымнарны җәяү атлап йөрисең, табигатьнең матурлыгына сокланып энергия аласың, җаның хозурлана. Гүзәллекне күрә белсәң, күзләргә дә ял бирә. Пенсиядә булгач, вакыт та җитә. Һәр төшергән фоторәсемеңә карап ачыш ясыйсың, аларның һәрберсе серле шикелле. Матурлыкны кешеләргә дә күрсәтәсем килә. Шундый максат белән рәсемнәремне интернетка куям, - дип сөйләде Фәһимә Хәлим кызы.

Бүгенге көндә тормыш иптәше белән уллары Андрей һәм Русланның балаларын тәрбияләшергә булышалар. Сергей Дмитриевич балта остасы, кулыннан нәрсә генә килми. Авылдагы йортлары сокланырлык төзекләндерелгән. Тату, тырыш, күпләргә үрнәк гаилә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836