Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Офицер шинелендә булган укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

80let.jpg _Камил Ниязов 1921 елда Тубыл районының Күкрәнде авылында туган. Күкрәнде мәктәбеннән соң Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген 1939 елда Олы Сәет мәктәбендә башлый, аннан шул ук елны армиягә алына. Совет армиясе офицеры булып бөтен сугышны уза, берничә тапкыр яралана.

Камил Зәйнулла улының фронт биографиясе 1941 елның июненнән башлана, ул Төмәннең 1 нче пехота училищесына укырга җибәрелә.

Училищены 1941 елның декабрендә тәмамлагач, Камил хәрби лейтенант дәрәҗәсен ала. Ул Алтай краеның Славгород шәһәрендә яңа оештырылган дивизиягә 312-нче укчы дивизиясенең 1081 нче укчы полкы миномет батареясының миномет взводы командиры итеп җибәрелә.

24-41942 елның мартында дивизия Мәскәү янындагы фронтка килә, Мәскәү, Калинин, Смоленск өлкәләренең күп кенә торак пунктларын азат итүдә катнаша. Камил Зәйнулла улы Калинин өлкәсенең Зубцово, Погорелое, Городище шәһәрләрен һәм тимер юл станцияләрен ничек азат итүләрен яхшы хәтерли. 1942 елның 4 сентябрендә ул Смоленск өлкәсенең Гжатск шәһәре янында уң аягына авыр яралана. Мәскәүнең Боткин исемендәге больницада һәм Ишим шәһәренең 1502 нче госпиталендә 1943 елның январена кадәр дәвалана. Хәрби медицина комиссиясен узганнан соң, 1943 елның июнь башында Кызыл Армиядә хезмәт итәргә яраклы дип таныла һәм Икенче Белоруссия фронтының 153 нче укчы дивизиясенең 563 нче укчы полкына миномет батареясының миномет взводы командиры итеп җибәрелә.

61 нче армиянең артиллерия бүлекчәләре составында 1943 елның июль-август айларында Орел-Курск сугышында катнаша. Орел шәһәре янындагы сугышларның берсендә аның гаубица батареясе тәүлек дәвамында өч һөҗүмне кире кага. Камил Ниязов һәм сугышчылары «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнәләр. 1943 елның сентябрендә Ниязовның артбатареясе армиянең пехота бүлекчәләре белән бергә Днепр елгасын кичә. Аннары Белоруссия территориясен азат итүдә, Брест ныгытмасын алуда, Көнчыгыш Пруссиянең күп кенә шәһәрләрен алуда һәм Кенигсберг шәһәрен штурмлауда катнаша.

Камил Зәйнулла улы үзенең сугыш юлын искә алып: «Без Минскины – Белоруссия башкаласын азат иттек. 1944 елның 3 июлендә немецлар шәһәр өчен каты сугышалар. Безнең гаскәрләр дошман гаскәрләренең зур төркемен чолгап алды. Бу төркем совет сугышчылары тарафыннан юк ителә, ә бер өлеше 3-4 көн эчендә әсирлеккә алына. Бу чорда мин 120 мм миномет батареясы белән идарә иттем. Бүлекчә белән оста җитәкчелек иткән өчен мин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләндем».

Фронтовикның хәтерендә Кенигсберг шәһәрен штурмлау да саклана. Ул «Кызыл Йолдыз» ордены һәм «Кенигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Кенигсберг операциясеннән соң, аны Польшага хәрәкәт итүче 339 нчы дивизиягә җибәрәләр. Польша шәһәрләрен, шул исәптән Варшаваны да азат итүдә катнаша, моның өчен «Варшаваны азат иткән өчен» медале бирелә. «Одер елгасына кадәр барып җиттек. Иртәнге сәгать дүрттә (февраль ае) боз эреп беткән ярлардан, такталар җәеп, шулай кичтек. Өч тәүлек дәвамында немец самолетлары безне бомбага тоттылар. Немецлар сугышчыларыбызны елгага ташларга тырышсалар да, без көненә 3-4 һөҗүмне кире кактык. Берлинга кадәр 60 чакрым кала. Бу юнәлештә хәрәкәт иткән барлык гаскәрләрне җыялар, төнлә штурм башлана. Шәһәргә кердек. Сугышлар һәр йорт өчен барды. Берлинны штурмлауда катнашкан өчен мин «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләндем. Әмма немецлар әле капитуляцияләнмәгән, Зееловск биеклекләрендә немецларның зур төркемнәре булган, алар нык каршылык күрсәткәннәр һәм Берлинның безнең гаскәрләр тарафыннан басып алынуына ышанмаганнар. Бу сугышта 300 кеше әсирлеккә алына. Бу операция өчен Сталинның рәхмәт хаты да бар», - дип сөйли ветеран.

Җиңүдән соң фронтовик тагын бер ел хезмәт итә. 1946 елның апрелендә демобилизацияләнә.

Өйгә поездда кайта. Украинаны узганда вагонның тамбурына чыга һәм анда аны бандеровчылар яралый. Берничә ай госпитальләрдә үткәрергә туры килә.

Туган ягына кайткач, Камил Зәйнулла улы мәктәптә немец теле һәм ботаника фәннәрен укыта, Торбы һәм Сабанак балалар йортында эшли.

Тубылның укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, Кызылъяр мәктәбендә эшли, аннары Күкрәнде авыл советы рәисе була.

1955 елдан Камил Ниязов Вагай районы мәктәпләрендә (Юрмы, Бигәтен, Карагай) укытучы, директор булып эшли.

Хатыны Фатыйма белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.

1969 елда Камил Зәйнулла улы гаиләсе белән Тубыл шәһәренә күченә. Биредә ул хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, актив тормыш рәвеше алып бара. 1996 елның октябрендә вафат була, Тубыл шәһәр зиратында җирләнгән.

Әдип ГАРИФХАНОВның
«Бывших учителей не бывает» китабыннан.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836