Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Семинарда белем туплап

последние и лучшие новости искусства в мире

24-26 майда Мәскәү шәһәрендә татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештырган укыту семинары узды.

Чара милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Семинарда Россиянең 13 төбәгеннән яшьләр оешмалары активистлары катнашты. Төмән өлкәсе делегациясен татар милли-мәдәни автономисе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина һәм Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге активисты Салават Сәитов тәкъдим иттеләр.

Салават бу семинарга кадәр генә өлкә автономиясе әгъзасы итеп сайланган иде. Аның өчен бу сәяхәт кичерешләргә бай булды. Бу турыда үзеннән сорашыйк әле.

24-21

- 24 майда без «Россия» күргәзмә-форумында булдык, анда Төмән өлкәсе турында уникаль күргәзмәне тамаша кылдык. Шул ук кичне федераль татар милли-мәдәни автономисе советы утырышы һәм төбәкара татар яшьләре проектларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл узды.

25 майда Россия халыклары Йортында «Этникара консолидация ресурсы буларак традицион кыйммәтләр» темасына укыту семинары узды.

Шуннан соң татар мәдәни үзәгендә җылы каршы алдылар. Яшьләр оешмалары җитәкчеләре үзләренең уңышлы практикаларын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдиновка тәкъдим иттеләр.

26 майда «Иҗтимагый оешмаларны үстерүнең мөһим коралы буларак кече һәм урта бизнес. Аралашу перспективалары» темасына йомгаклау утырышы узды. Яшьләр үзләренең стартапларын һәм бизнес өлкәсендәге башлангычларын тәкъдим иттеләр. Аларның үсеш юлларын һәм үз эшләрен дәвам итүләре турында тыңлау кызык булды. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсеннән Руслан Фәезов 3D принтерда төрле әйберләр җитештерә, Самарадан Фәрзәнә Мәхмүтова футболкаларда принтлар бастыра, Пермьнән Руслан Галимов өстәл уеннарын татар мәдәнияте өчен яраклаштырып ясый.

Илдар Ирек улы җитәкчелегендәге автономиягә, «Идел» яшьләр үзәгенә югары дәрәҗәдәге кызыклы һәм нәтиҗәле чара оештырганнары һәм Ләйсән Хәмзә кызына бару мөмкинлеге бирүе өчен рәхмәт белдерәм.

Без барыбыз да бу вакыт эчендә дуслаштык, тыгыз аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык һәм киләчәктә дә элемтәдә торырбыз дип өметләнәбез. Мин бик канәгать калдым, эмоциональ яктан күтәренке рухта, тырышып эшләргә планнар корып кайттым, - дип сөйләде Салават сәяхәте турында.

Яңа эшне башлаган актив егет өчен мондый семинар бик урынлы булган. Эшне башлаганда кирәкле юлны сайларга белем туплап, осталарның эшләре белән танышып кайту бик яхшы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Салават Сәитов, Илдар Гыйльметдинов.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836