Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шәфкать туташы

последние и лучшие новости искусства в мире

Авыл җирендә санитар, шәфкать туташы, фельдшер, акушер төшенчәләре юк, без аларны бер исем белән йөртәбез – врачлар. Ак халат кигән кешеләргә без үз сәламәтлегебезне, балаларыбызның саулыгын тапшырабыз. Шәһәрдән еракта булган авылларга ярдәм машинасы тиз арада килеп җитә алмаган төбәкләрдә, алар беренче ярдәм итүче хирурглар, терапевтлар, педиатрлар да.

Төмән районы, Талымхан авылында шундый шәхесләрнең берсе – Нурзилә Мәхмүтова. Ул 1960 елда күп балалы Гөлниса һәм Нурулла Мөхәммәтъяровлар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә балаларның барысы да исән-сау үсеп, мәктәптә белем алалар. Нурзилә Нурулла кызы 1975 нче елда сигезьеллык авыл мәктәбен тәмамлап, 9-10 сыйныфларны Каскара мәктәбендә укый.

23-1

1977 нче ел. Менә инде ул Төмән шәһәренең медицина училищесы укучысы, аның балачак хыялы тормышка аша. Ике елдан ул ап-ак халат киеп шәфкать туташы булып эшләячәк. 1980 нче елда хезмәт биографиясе башлана. 40 елга сузылган хезмәт стажы. Бу вакытта тормышта күпме вакыйгалар була. Читтән торып Тубыл педагогия институтында уку, дүрт ел мәктәптә биология-химия укытучысы булып эшләү аның профессиональ тәҗрибәсен генә арттырды.

1983 нче елда Нурзилә Нурулла кызы авылдашы Назим Мәхмүтовка кияүгә чыга, бер-бер артлы ике малай туа. 1987 нче елдан 2015 нче елга кадәр Нурзилә апа Талымханда фельдшер-акушер пунктында мөдир булып эшли. Балалар бакчасы сабыйлары, 17 яшькәчә мәктәп укучылары, авыл халкы - аның карамагында. Эшләгән елларында ике сабыйга кендек әбисе, күпме авылдашлары өчен хирург, терапевт, психолог булды. Берничә ел дәвамында механизатор абыйлар өчен фильтрда эшләде. «Нурзилә апаның куллары җиңел, уколны оста утырта, сизми дә каласың», - диләр иде.

«2015 нче елда, 35 ел эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыктым, ләкин 55 яшемдә, күп авыруларга ярдәм итәчәгемне тоеп, Төмәннең 2 нче өлкә больницасына юнәлдем. Анда җиде ел эшләдем, коронавирус вакытларында файдалы булдым», - дип сөйләде Нурзилә Нурулла кызы.

Бүгенге көндә Нурзилә апа алты оныгын тәрбияли, кайсысын мәктәпкә, кайсысын балалар бакчасына йөртә. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган олы улы Динар әнисе юлыннан китте – медколледжда укый.

Медицина династиясе башлыгы Нурзилә Нурулла кызын, улы Динар Назим улын, килене Эльмира Раил кызын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836