Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яхшы гаиләләр янәшәдә яшиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Гаилә елы уңаеннан игълан ителгән «Яхшы гаиләләр янәшәдә» акциясе дәвам итә. Ялутор районы, Аслана авылында күчмә мәдәният комплексы, аның рәисе Ильяс Бакиев җитәкчелегендә ярты гасыр кулга-кул тотынып яшәүче алтын юбилярлар - Бүләк һәм Камил Янабаевларны 50 ел бергә яшәүләре белән котладылар. Алар якыннарыннан үзләренә юнәлтелгән бетмәс-төкәнмәс котлау сүзләре, җылы теләкләр, зур бүләкләр кабул иттеләр. Бу турыда Ильяс Бакиев:

24-22

- Безнең хөрмәтле, тырыш авылдашларыбыз Бүләк апа белән Камил абый бер-берсенә тугры булып, бергә күпне кичерделәр һәм күп эшләделәр. Аларның хезмәт стажларын кушсак, уртак 58 ел була икән. Янабаевлар 1974 елның 12 апрелендә гаилә корып, җиһанга 4 бала бүләк иттеләр. Кызлары Рузилә, Альбина, Наилә һәм уллары Марсель аларның тормышларының төп мәгънәсенә әвереләләр. Бүгенге көндә бу актив тормыш позицияле авылдашларыбызның 11 оныклары һәм ике оныкчыклары бар. Шуңа карамастан, аларның, яңа гына Бумаер авылында танышкан кебек, йөзләреннән әле дә шатлык һәм бәхет сибелеп тора. Аларның никахлары чын мәгънәсендә нык булып чыкты: бу ир белән хатынның бер-берсенә булган мәхәббәте әле дә көчле, бер-берсенә алар зур хөрмәт белән карыйлар, ышаныч һәм тугрылык белән җавап кайтаралар. Хуҗалыктагы эшләрне үзара бүлешмиләр, бар эшне бергә эшләргә яраталар. Шуңадыр аларның барысы да идеаль: үрнәк булып торган йорт, яздан алып тирән көзгә кадәр чәчәк атып, хуш исе бөркелеп торган ишегалды, аларны һәрвакыт искиткеч уңыш белән сөендергән, яхшы каралган бакча, төзекләндерелгән йорт янындагы территория авылдашларының һәм авыл кунакларының яраткан ял итү урыны булып тора. Аларның туган якларының үсешенә юнәлдерелгән чиксез игелекле эшләре кешедә соклану хисе уята. Ярты гасыр яшәүче Янабаевлар бербөтен булып өлгергәннәр. Менә шундый була икән ул – тыныч гаилә тормышы. Без Бүләк апа белән Камил абыйга парлы, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы һәм ныклы сәламәтлек телибез, - дип сөйләде ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836