Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тумышым белән мин Башкортостанның иң матур төбәкләренең берсе - Фёдоровка районы, Өчбүләк авылыннанмын. Аның исеме генә түгел, табигате дә бик матур. Урман-суларга бай, таулар-чишмәләр иле икәне бөтен Республикабызга билгеле. Чөнки Урал тауларының бер тармагы түбәнәеп, урман-дала төсенә кергән җир бу. Авыл өстеннән генә җырларда җырланган Ашкадар үзенең бик озын булмаган юлын зур Агыйделгә юнәлтә. Менә шушындый искиткеч матур җирдә туып-үстем мин. Авылыбыз сигезъеллык мәктәбен тәмамлап, ПТУ белеме алдым.
Аннары Совет Армиясендә хезмәт иттем. Хезмәттән соң авылда эшләдем. Машина йөрттем, мал карадым, мәктәп директорының хуҗалык ярдәмчесе вазифасын үтәдем. Татарстанның Бөгелмә индустриаль педагогик техникумына белемем үстерергә киттем.
Менә шулай тормышымның яңа бите ачылды. Техникумда укыганда гаилә кордым. Көндез укып, төннәрен эшләдем. Кулга диплом алгач, Себергә, Нефтеюганск каласына килеп урнаштык.
Калган барлык гомерем, хезмәт чорым шушы кала белән бәйле. Ике кызыбыз яныбызда үз гаиләләре белән тормыш көтәләр.
Бүген мин лаеклы ялдамын. Үзебезнең татар-башкорт мәдәният оешмасында якташларым белән аралашып, булган тырышлык һәм мөмкинчелек-талантларыбызны халкыбызга күрсәтеп, иҗат иттек.
Барлык бәйрәм, Сабантуй, матур чаралар үткәрүгә көч куйдык.
Вакыт тиз уза, тормыш елгасы туктаусыз ага - ике ел элек без, тормыш иптәшем белән, башкалабыз Төмәнгә күчеп килдек.
Монда - яңа җирдә дә мин үземә тиң иҗади җанлы дуслар очраттым. Төмән татар мәдәни үзәгенә йөри башлаганыма менә икенче ел китте. Бу коллектив - яңа дусларым ачык кабул иттеләр.
Шундый матур, күңелле иҗади чыгышларыбыздан җаныбызга ямь, рухи күтәренкелек алып, халкыбызга хезмәт күрсәтәбез.
Гомумән мин - авыл егете, гомерем буе җыр-моң кырындамын. Авыл гармунчысы буларак та, Гаффарлар нәселебез җырчы халык булганга да. Йөздән артык җырым бар. Җиде китап авторы мин. Җәйгә сигезенчесен бастырасы килә. Утыздан артыгына музыкант дусларым аранжировка ясадылар. Күп җырларымны Нефтеюганск татар үзәгендәге җырчылар башкаралар. Өйдә малай чагымнан гармун булды. Башта олы абыем өр-яңа хромка гармунын чирәм җирләрдән алып кайтты. Аннары икенче абыем Макат-Актүбә автоюлын төзегән җиреннән баян алып кайтып, миңа калдырып, армиягә китте. Себергә килгәч, Унисон исемле баянны үзем алдым.
Күп конкурслар лауреатымын, җырларымны башкарып җырчыларыбыз лаеклы урыннар алалар.
Бик яраткан тагын бер шөгылем – видеолар монтажлау. Инде утыз елдан артыктыр, беренче видеокамера кулыма эләккәч, гаилә чараларын, туганнарым, эшләгән, ял иткән җирләрдә бертуктаусыз төшерәмен.
Мин үземне бәхетле кеше дип уйлыймын. Олуг тормыш юлын узып, зур төзелешләрдә катнашып, җырлап яшәвемә ни җитә!
Фәнил Гаффаров,
Төмән шәһәре.
Кулга кул куеп яшик
Кичәге көн инде узган -
Иртәгәсе көн билгесез...
Яшәп калыйк әле, туган -
Булса да дөнья чиксез.
Бүген яшик әле җырлап -
Кул сызганып, хезмәттә.
Бала сөеп, олыны зурлап -
Өмет баглап киләчәккә.
Дөнья матур, дөнья киң -
Барсын да кочып булмый.
Иңнәребезгә терәлсен иң -
Узганнар һич онтылмый...
Бергә уйнап үскән дуслар,
Гыйлемдәш-классташлар.
Бар иде бит арада сочлар,
Янә язмыш, замандашлар.
Кичәге көн узган булса да -
Ул бит безнең язмыш юлы.
Аралашыйк, ни булса да,
Кулыбызга сузып кулны...
Оста Татар кызлары
Безнең Татар кызлары -
Барысын да булдыра.
Ай-һай оста куллары -
Юктан шедевр тудыра!
Гади генә корамадан
Мендәр тышлыгы җыя.
Тегә, чигә - килә кулдан,
Талантлыны кем тыя?!
Карап туймый өйдәгеләр,
Ә күршеләре һушын җуя...
Кайдан соң бу сөлгеләр?
Үземнеке, дия хуҗабикә.
Бөтен туганнары сорый -
Апа, безгә дә чигеп бир?
Матур апа кире какмый -
Әлбәттә, бераз көтеп тор...
Татар кызлары талантлы -
Шуңа да хөрмәттә алар!
Нур биреп яшәтә халыкны -
Илаһы үзе аларны саклар.
Фәнил Гаффаров.