Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Яңарыш» газетасының 35 еллыгына багышланган юбилей кичәсендә зур экранга кешеләр исемлеге чыгарылды. Бу безнең арадан киткәннәрне искә алу иде, алар «Яңарыш»ны яраттылар һәм укучылары өчен яздылар.
Әлеге мактаулы исемлектә Түбән Тәүде округының Казанлы авылы педагогы Нәркәс апа Нәбиуллина да бар иде.
Ул көчле холыклы, ихтыярлы, акыллы иде, ул минем әти ягыннан апам. Миңа аны күп тапкыр күрү, аның белән сөйләшү бәхете насыйп булды.

Нәркәс Нәбиуллина (кыз фамилиясе Речапова) 1928 елның 18 ноябрендә Ялутор округы, Аслана авылында халык укытучысы Кәйнәт Якубова гаиләсендә өченче бала булып туа. Гаиләсе 1930 елларда башта Түбән Тәүде округының Урманбаш авылына күчеп килә, аннары Казанлы авылында яши башлый. Анда үги әтисе Хәлил мәктәп директоры була, ә әнисе Кәйнәт татар теле, география, химия һәм биология дәресләрен алып бара. Алга таба Нәркәс апаның бөтен тормышы нәкъ менә Казанлы авылында уза. Гаиләсендә укытучылар булгач, язмышы алдан билгеләнгән була.
Нәркәс апа Тубыл шәһәренең педучилищесына укырга керә һәм, авыл мәктәбендә укытучылар җитмәү сәбәпле, әнисе Кәйнәт белән бер үк вакытта Казанлы мәктәбендә эшли башлый.
Кәйнәт Гомәр кызы - аерым мәкаләгә лаек кеше. Укытучы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, Ямбай мәдрәсәсен һәм Тубыл педучилищесын тәмамлаган, укучылары өчен күп эшләр башкарган шәхес ул. Туган телен саклап калу өчен күп эшләгән. Кәйнәт апа югары бүләкләргә лаек булды. Ире Хәлил Якубов сугыштан кайтмады, ул үзе генә балалар үстерде, мәктәптә завуч булды, колхозда - хисапчы.
Нәркәс апа читтән торып педучилищены 1946 елда, аннары институтны тәмамлый, дипломлы педагог була.
1952 елда Мөхәммәтгали Нәбиуллинга кияүгә чыга. «Аккордеонда оста уйнады. Унсигез ел клуб мөдире булды, үзешчән сәнгать ул вакытта югары дәрәҗәдә иде. 1970 елдан башлап «Бухтальский» совхозының Казанлы бүлеге идарәчесе итеп билгелиләр – ул лаеклы эшли», - дип сөйләде Нәркәс Мәкъсуд кызы.
СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Мөхәммәтгали абый 2 дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә. 1996 елның 17 июнендә вафат була.
Ә Нәркәс апа бөтен хезмәт юлын Казанлы авылында яшәүчеләргә багышлаган. Мәктәптә 40 елдан артык эшли, рус теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен алып бара. Ул Төмән өлкәсендә күренекле эшлеклеләргә әверелгән күп кенә укучылары белән горурлана.
Казанлы мәктәбе һәрвакыт югары белем дәрәҗәсе белән аерылып торды һәм бу төрле еллардагы директорлар: Нурҗиһан Нигъмәтуллина, Мәгъзәнур Гыйльметдинова, Илдус Җаббаров һәм искиткеч мөгаллимнәр составы казанышы. Мәктәптә туган телне һәрвакыт сакладылар.
Нәркәс апа Нәбиуллина актив җәмәгать эше алып бара, төркем җитәкчесе сыйфатында авыл укучылары белән Советлар Союзының барлык герой-шәһәрләрен йөреп чыга. Төрле конференцияләрдә катнаша. 1978 елда V өлкә укытучылар съезды делегаты итеп сайлана. Төмән өлкәсе буенча татар һәм казах хатын-кызларының беренче съездында делегат була.
Нәркәс апа һәрвакыт күп эшләде, барлык шатлыкларны, күңелсезлекләрне үз йөрәге аша үткәрде. Бабасы Гомәр Усмановның авыр язмышы аның өчен аеруча кыен булды.
Нәркәс апа бик теләп һәм күп еллар «Яңарыш» газетасына язды, нигездә, туган авылы Казанлы тормышы турында сөйләде. Ике ул – Рөстәм һәм Илдарны тәрбияләп үстерде, дүрт оныгын кадерләде.
Динле кеше иде Нәркәс апа, дини кыйммәтләрне якыннарына сеңдерергә тырышты.
Ул үз авылын - Казанлыны ярата иде, Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын күргән һәм, кызганычка каршы, яныбыздан киткән әбиләр буыны иде. Нәркәс апа үз телен яратып, укытучы булып эшләве һәм «Яңарыш»тагы мәкаләләре аша киләчәк буыннарга татар телен саклап калырга крәклеген аңлатырга тырышты.
Ул 2020 елның июнендә вафат булды, 92 елга якын яшәде. Түбән Тәүде округы, Казанлы авылы зиратында җирләнгән.
Аллаһы Тәгалә Нәркәс апаның рухын җәннәткә кертсен һәм барлык изге эшләре өчен бүләкләсен.
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Нәбиуллиннар.