Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
4 нче июньдә Шәйхулла Айдуллин үзенең туган көнен зурлап Коръән ашы үткәрде. Төрле якларга таралган туганнары, авылдашлары җыелды. Үзебезнең Чугунаево авыл хакимиятенең баш белгече Ольга Баранова һәм Рафаиль Гибайдуллин Түбән Тәүде районы башлыгы исеменнән Шәйхулла Шәймөхәммәт улына Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
Шәйхулла – Сания апа һәм Шәймөхәммәт абыйның (хәзер мәрхүмнәр) 13 баладан иң беренчеләре булып туа.
Кызганычка каршы, биш энесе төрле сәбәпләр белән бер-бер артлы якты дөньядан китеп бардылар. Энесе Әнәс Айдуллин 11 нче классның имтиханнарын биреп беткәч, Төмән ТВВИКУсына укырга керергә тиеш иде. Чыгарылыш кичәсенә барырга дип чыга. Шул вакыт яшьтәше Рузил мотоцикл белән килеп туктый, Әнәсне мәктәпкә кадәр алып барырга була. Юлда алдан килә торган тракторга сугылып, икесе дә җан бирәләр.
«Тавдинские земли» хуҗалыгында машина йөртүче булып эшләде. «Хезмәт ветераны» исемен алды. Хатыны Наилә белән ике кыз үстерделәр, бер оныклары бар.
Авылдашлары, туганнары аңа сәламәтлек, зур уңышлар, олы казанышлар, бәхетле озын гомер теләделәр.
Рәхимҗан МУЛЛАКОВ,
Түбән Тәүде районы, Эске авылы.
Рәсемдә: Шәйхулла Айдуллинны бүләкләгәндә.