Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Коймак төерсез булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районының Индрәй авылында Түгәрәк күл буенда Авыл көнен үткәрделәр. Яңа гына билгеләнгән хакимият башлыгы Альберт Алтынгузин өчен бу үзенә бер төрле сынау да иде. Беренче коймак төерле булмады, барысы да яхшы оештырылган, халык күп килде, көн бик матур иде.

Бәйрәм хөрмәтле дин әһелләре чыгышларыннан башланды. Өлкәбез мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, поселок Думасы депутатлары - мөфтинең урынбасары, Индрәй егете Рөстәм хәзрәт Камалиев, авыл имамы ярдәмчесе Рамил хәзрәт Мәхмүтов җылы котлау һәм дога белән дәрәҗәле чарага фатиха бирделәр.

25-2

Алып баручы Альбина Әминова быел 249 яшен каршы алучы поселокта 2013 кеше яшәвен билгеләп үтте. 8 милләт вәкиле шәһәрдән ерак түгел урнашкан күл буендагы торак пунктта тыныч, дус көн итә.

Тантаналы гимн яңгырагач, сәхнәгә район хакимияте вәкилләре чакырылды. Тәбрикләүләргә хөрмәтле кунаклар да кушылып, тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе директоры урынбасары Зита Шәрәфетдинова район башлыгы исеменнән поселокның китапханәчесе Гөлнара Исмәгыйловага Рәхмәт хатын һәм Альберт Мөхәммәтгали улына Тәбрикнамәсен, Төмән муниципаль районының физкультура һәм спорт эше үзәге муниципаль автоном учреждениесе директоры Андрей Квинт алдынгы көрәшчеләргә Индрәй хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

25-21Хакимият башлыгы Альберт Алтынгузин индрәйлеләрне поселокның туган көне белән котлап, быел 80, 85 яшьләрен тутыручы ихтирамга лаек апаларга: Сайра апа Тилимбаевага, Зәкия апа Гайнетдиновага, Зөләйха апа Вәлишинага, Нуртидә апа Хәлимовага, Сафия апа Яхинага бүләкләр бирде.

Поселокның Дума җитәкчесе Рөстәм Арипов башлыкның Рәхмәт хатлары белән халыкара, бөтенроссия бәйгеләрендә катнашкан Гөлназ Балдинаны, укытучылар - Регина Халикованы, Зәкия Сәитованы, мәктәп директоры Рәүфә Алееваны, Рәшид Булатовны, Гөлфия Таймасованы һәм үрнәк гаиләләр: Кормановлар, Балдиннар, Биктимировлар, Биктимировлар-Трескиннарны бүләкләде.

Тантаналы өлештән соң, мәйданда уеннар гөрләде: чүлмәк вату, авыш һәм туры баганага менү, бүрәнәдә капчык сугышы, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк күтәреп узышу. Әлбәттә, көрәштә танылган индрәйлеләр тагын бер тапкыр көч сынаштылар, кул көчләрен сынадылар, гер күтәрделәр. Туры баганага менүче балаларга призлар исеме язылган кәгазьне өзеп алу мөмкинлеге бар иде. Ә инде спорт уеннарында төрле авырлык категорияләрендә җиңү яулаган егетләр-ирләр сәхнәдән тәбрикләнделәр, бүләкләр кабул иттеләр.

Абсолют батыр исемен быел спорт мастеры, грек-рим көрәше буенча УРФО чемпионаты призеры Руслан Арипов яулады. Ул үзенә тапшырылган тәкәне күптән түгел генә өйләре янган күп балалы Хәсәновлар гаиләсенә тапшырды.

Ә инде кичкә кадәр сәхнәдә җыр, гармун тавышы тынмады. Җыр, гармунда уйнауга сәләтле индрәйлеләргә бәйрәмнәре белән уртаклашырга Шыкча, Муллаш авылларыннан, Боровский поселогыннан үзешчәннәр, танылган җырчыларыбыз: Луиза Сөрмәтова, Марат Вәлеев, Римма Хәйруллина да килгән иде. Мәдәният йортының хореография төркемнәре дәртле биюләре белән сөендерде.

Бер тирмәдә махсус хәрби операциягә ярдәм итүчеләр әзерли торган коры ашлар (Нурзия Шакирова җитәкчелегендә), окоп шәмнәре (Хөсәен Гиматдинов), маскировкалау челтәрләре (Сөембикә Вәлишина җитәкчелегендә), йон оекбашлар белән бергә осталарның кул эшләре урын алган. Музейдагы гаиләләргә багышланган фотоальбомнар да кызыклы булды. Маскировкалау челтәрләрен үрү буенча мастер-класста күпләр бу эшнең җаен аңладылар. Клубка килүчеләр саны артыр дип ышаныйк. Индрәйлеләр барлыгы 52 челтәр үреп, махсус хәрби операциядәгеләргә озатканнар. Тагын бер палаткада «Могҗизалар кыры» уенында катнашырга, пазл җыярга мөмкин иде.

Сабыйлар поездга утырып мәйдан да әйләнделәр, судагы шарда да йөзделәр, батутта да туйганчы сикерделәр. Һәркем өчен кызыклы шөгыль бар иде. Шулай да мондый бәйрәмнәрнең бер бик әһәмиятле ягы ошый миңа: туганнар, дус-танышлар белән күрешү.

Зур эштә матди ярдәм дә бик кирәк. Спонсорларга – «Тюменьнеруд» һәм «Геостроймонтаж» оешмалары җитәкчеләренә зур рәхмәт.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: Авыл көне бәйрәмендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836