Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Милләтләрне берләштерүче «Дуслык күпере»

последние и лучшие новости искусства в мире

«Дуслык күпере» өлкә этнофестивале 29 нчы тапкыр 12 нче июнь көнне Россия көнен бәйрәм итү белән бергә Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты, өлкә мәдәният департаменты, милли оешмаларның Координацион советы оештыруында Төмәннең 400 еллык мәйданында үтте.

25-11

Бирегә җыелган шәһәр халкын һәм кунакларны милли мәдәниятләрнең төсләре һәм бәйрәм кәефе каршы алды.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор халыкны бәйрәм белән котлады. «Россиядә яшәүче һәр халык дәүләтебезне булдыруга, ныгытуга һәм үстерүгә үз өлешен кертә. Һәр халык үзенең уникаль мәдәниятен бүләк итә. Безнең бурычыбыз: бу байлыгыбызны саклап калу һәм арттыру, мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыру. Һәр халыкның теле, гореф-гадәтләре, йолалары – илебезнең бәясез байлыгы. Бүген максатларыбызның иң мөһиме – тыныч, көчле дәүләттә тату яшәү. Төмәнлеләр өчен бу, һичшиксез, кыйммәт. Без, ата-бабаларыбызның героик буыны кебек, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам», - дип билгеләп үтте сәхнә түреннән губернатор тәбрикләү чыгышында.

Сәхнәдән традиция буенча, төбәк башлыгы, милли-мәдәни берләшмәләр лидерлары, артистлар һәм тамашачылар Россия Гимнын бергәләп башкардылар.

Төбәкнең 30га якын милли иҗтимагый берләшмәләре үз ишегалларын тәкъдим иттеләр. Кунаклар өчен концерт программасы һәм берничә интерактив мәйданчык әзерләнгән. Александр Моор делегация белән мәйдан буйлап тезелгән «милли йорт»лар буенча йөрделәр. Хөрмәтле кунакларга безнекеләр «Килен күчерү» күренешен тәкъдим иттеләр. «Милли йорт»та булып, себер татарларының көнкүрештә кулланылган җиһазлары, декоратив-кулланма сәнгать эшләре белән таныштылар. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина бәйрәмне бергәләп үткәрүдә хезмәттәшлек күрсәткән «Уңган хатын-кызлар» клубына (җитәкчесе Зәкия Сәитова), өлкә татар яшьләре берлегенә (Сәит Тусмөхәммәтов), «Тамаша» (Ильяс Бакиев), «Саз» (Екатерина Әхмәтҗанова) ансамбльләренә, «Дуслык» халык хоре концертмейстеры Әсмабикә Мирхәйдәрова, Ислам Сафин, Әбүзәр Миннебаев һәм башкаларга н рәхмәтләрен белдерде, губернаторның яшьләр мәйданчыклары оештыруда, мастер-класслар үткәрү өчен җаваплы булган өлкә татар яшьләре берлегенә, «Уңган хатын-кызлар» клубының эшенә игътибар биргәнлеген билгеләп үтте.

Көн дәвамында төрле милләт халыклары үзләренең иң яхшы чыгышлары белән сөендерделәр, җыр-моң яратучылар 70тән артык номер тамаша кылдылар. Өлкәбезнең милли иҗтимагый оешмалары катнашында үткән фестиваль төмәнлеләрнең үз илләрен яратуларын, дус-тату яшәгәнлекләрен тагын бер кат исбатлады.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.
Рәсемнәрдә: фестиваль мизгелләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836