Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Гаилә елы кысаларында узган «Яхшы гаиләләр янәшәдә яши» акциясен дәвам итеп, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев безне Калмаклар авылында яшәүче, бу көннәрдә 65 яшен билгеләп үткән Мәрьям Кучемова белән таныштырды. Мәрьям Салбай кызы турында бик күп мактау сүзләре тезеп: «Бар яктан да килгән, уңган, тугры хатын, ике улының яраткан әнисе, өч оныгының сөекле әбисе ул. Аның ана назы барысына да җитә. Якыннары иминлеген кайгыртып, вакытын, энергиясен, мәхәббәтен, җан җылысын жәлләми. Мәрьям апа уңган хуҗабикә генә түгел, сәләтле кул остасы да, җырчы, биюче дә әле» , - дип сөйләде.
Мәрьям Салбай кызы Калмаклар авылында яшәгән колхозчы Разия белән Салбай Гомәровлар гаиләсендә бишенче бала булып туа. Гаиләдәге 10 бала да балачактан авыр авыл хезмәтендә чыныгып тәрбияләнәләр. Мәрьям Салбай кызы 1976 елны Аслана мәктәбен тәмамлап, Ялутор шәһәрендәге урман заводына эшкә урнаша. Бераз эшләгәннән соң, яшь кыз Төмәнгә китеп йортлар төзү комбинатына эшкә керә. Биредә ул булачак тормыш иптәшен очрата. Туктабай Кучемов белән гаилә корып, ике уллары - Марат һәм Илдарны үзләре кебек эш сөючән, тырыш, максатчан итеп үстереп, югары белем алырга булышалар. 2011 нче елда Кучемовлар гаиләсе Калмаклар авылында зур йорт төзеп, яшәргә кайталар.
Мәрьям Салбай кызының күпкырлы сәләт иясе булуына шаккатырлык. Беренчедән ул - кул остасы, ул бәйләгән оекбаш, бияләйләр, бизәкле челтәрләр, декоратив-кулланма эшләре һәм хуҗалыкта кирәкле әйберләре якыннары, дуслары өчен зур бүләк булып тора. Икенчедән - энергиясенә, эшчәнлегенә, бала-оныкларының тормышына гүзәллек, күңелләренә онытылмаслык мизгелләр өстәргә тырышу теләгенең көчлелегенә сокланмыйча булмый. Мәсәлән, кыш җитеп, кар яву белән оныкларын сөендерер өчен, аларның кайтуларына әби белән бабай ишек алдында мәш килеп, кардан төрле сыннар ясау эшенә керешәләр. Туктабай абый ташып, өйгән кар көртләреннән Мәрьям апа яңа һәм узып барган ел символларын, төрле хайваннар, кызыклы фигуралар ясый. Ә җәй көне аның ишегалды аллы- гөлле чәчәкләргә төренә. Ул утырткан һәр чәчәкнең исемен, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген белә. Шулай ук бүлмә гөлләрен ярата, аларның өй эче һәрвакыт чәчәкләр, гөлләр белән бизәлгән була. Кучемовлар гаиләсенең хуҗалыгы да бик зур: матур каралган йорт, мунча, ике теплица, зур бакча, тавыклар. Алар өчен болар бары хуҗалык кына түгел, алар анда җаннарын, бар күңелләрен салалар. Яз көне үсентеләрне Мәрьям апа үзе үстерә, һәр үсенте өчен борчыла һәм ел саен якыннары, дуслары белән уртаклаша. Бакчада эшләгәндә утырткан һәр яшелчә, җиләк, чәчкә белән сөйләшеп, хәлләрен белешә, кайвакыт кешегә әйтә алмаган серләре белән дә бүлешә, шуңа күрә аларга карата булган мәхәббәт үзләренә икеләтә булып кайтып, мул уңыш белән сөендерә.. Ә көз һәм яз көннәрендә Туктабай абый күп итеп балык тота, Мәрьям апаның эше икеләтә арта - балыкны чистартырга, эшкәртергә кирәк була.
Лаеклы ялга чыккач та, Мәрьям апа өйдә озак утыра алмады. Энергиясе ташып торган ханымның аралашу, кемгәдер ярдәм итү, кемнедер сөендерү, кәефен күтәрү теләге күңеленә тынгы бирми. Ул авылның сәнгать эшчәнлегендә катнашырга карар итә. Менә инде 8 ел авыл клубы мөдире Ильмира Гарипова җитәкләгән «Умырзая» фольклор ансамбленең алыштыргысыз катнашучысы булып тора. Ул тегә һәм чигә, ансамбльдәге хатын-кызларга милли киемнәр тегү эшендә катнаша, чаралар өчен реквизитлар ясый, мастер-класслар үткәрә, сәхнәләштерелгән күренешләрдә төрле рольләр башкара, авылда, районда узган бәйге-фестивальләрдә, дини чараларда актив катнаша, милли ризыклар пешереп алып бара, декоратив кулланма сәнгате күргәзмәләрендә үзенең кул эшләрен тәкъдим итә. «Мәрьям апа хезмәт буыны вәкиле булып тора, хезмәт эшчәнлеге өчен күп бүләкләргә лаек булган. Ул бик игътибарлы, аралашучан, теләсә кем белән дә уртак тел таба белә, ярдәмчел, җаваплы һәм гади кеше, аның белән беркайчан да күңелсез булмый. Без Мәрьям апага сәламәтлек, гаилә иминлеге, парлы, бәхетле озын гомер телибез», - дигән теләкләрен юллады Ильяс Бакиев.
Рәүфә КАНГАЗИНА.