Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Главная

Турайда Сабан туе гөрләде

последние и лучшие новости искусства в мире

Сабантуйлар чоры. Өлкәбездә дә атна саен Сабан туе үтә. Үткән атнада Төмән районының милли бәйрәме Турай авылы янындагы ямьле болынлыкка төрле җирләрдә яшәүчеләрне җыйды.

Район җитәкчеләре, татар милли-мәдәни автономиясе советы бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган. Барысы да диярлек күздә тотылган. Олы юлдан борылганда Сабан туена юлны күрсәткән язулар белән болынга төшә торган юлга килеп чыгасың. Анда сине хуш күреп каршы алалар, машина куярга урын күрсәтәләр. Шунда ук сату рәтләре урнашкан: аш-су да, милли-дини тауарлар да, балалар өчен кирәкле әйберләр дә җитәрлек. Ә инде алгарак китсәң, кул осталары палаткаларына барып чыгасың. Андагы татлы талкыш-кәләвәләр, кош теле, милли чигүле, бәйләнгән, үрелгән әйберләргә сокланып торганда, карашың көрәш мәйданына төшә. Монда өлкәнең батыр егетләре бил сынаша. Төбәктә алар мактанырлык. Дөньякүләм ярышларда җиңүчеләре бар.

Төп сәхнә мәйдан башында урын ала. Ул һәр җирдән яхшы күренә. Анда котлаулар белән бергә, җыр-моң яңгырый, биюләр карый аласың. Оста алып баручылар: Ринат Гарифуллин һәм Гөлфия Бикмуллина татар һәм рус телләрендә Сабан туе барышындагы вакыйгалар белән таныштырып торалар.

26-1-2526-11-25

Әлбәттә, зур бәйрәм өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков изге теләкләре, догалар белән башланып китте.

Соңгы елларда Сабантуйны ачу күмәк бию-җырлар белән башкарыла. Күренешкә мәгънә салына, аның эчтәлегендә яз җитеп, кошлар кайтуга, игенчеләрнең кырга чыгуына, кызларның чигүле сөлгеләр әзерләвенә, Сабан туена бүләк җыйганда аларны колга башына бәйләүгә басым ясалып, борынгыдан килгән йолалар тасвирлана. Сәхнә каршына кулларына Сабантуй атрибутлары: кәрзиннәр һәм зур бутафор йомыркалары, көянтә-чиләк, таяк-чүлмәкләр, чәк-чәк, самовар, таяклы атлар, тасмалар һәм сөлгеләр белән бизәлгән дуга, гармун, кубок һәм «Бәрән» йомшак уенчыгы тоткан кызлар рәт-рәт булып чыгалар, алар белән бииләр. Болар электән милли бәйрәмебез рухында тәрбияләнүчеләр өчен шулкадәр якын, үз. Барысын да «Юность» мәдәният һәм ял үзәге әзерләгән.

26-12-25

Сәхнә алдында ике яклап хакимиятләрдән килгән делегацияләр хөрмәтле кунакларны каршы алырга тезелделәр.

Район башлыгы Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Төмән өлкә Думасы депутаты Оксана Величко, Төмән муниципаль районы Думасы рәисе Валентин Клименко, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Альберт Алтынгузин җылы тәбрикләү сүзләрен белдерделәр. Алдынгыларга бүләкләр тараттылар. Алар арасында тракторчы Азат Аитов, мәдәният белгече Гөлфия Бикмуллина, китапханәче Гөлфара Гарипова, имам-хатыйб Фәрхәт Мәчитов, дин әһеле Нарият Назыйров, Ямбай авыл җирлеге башлыгы Дина Бурундукова, оешма директоры урынбасары Илдар Усманов, йөкче Аминҗан Одинаев бар иде.

26-13-25

Тагын бер матур гадәт бар: Сабан туе әләмен күтәрү. Һәм аңа иң-иңнәр генә лаек була. Быел бу хокукка спорт мастеры Заур Сәитов, Ямбай музее фондын саклаучы Нэля Файзуллина, «Мальковское» яшелчәчелек оешмасының алдынгы хезмәткәре Әбдерахмон Раджабов һәм МХО ветераны Мирас Сәйфетдинов, МХОдә катнашкан Максим Симонов ия булдылар.

Алып баручылар бер якта гер күтәрү, армрестлингта көчеңне сынарга мөмкин булуын хәбәр иттеләр. Балалар өчен күп төрле уен мәйданнары бар иде, озын баганага менү, авыш багананың очына җитү, капчык сугышы да күпләрне җәлеп итте. Иҗади кунаклар мастер классларда үзләренә ошаган милли бизәкләр төшереп тәлинкәләр, савытлар, рәсемнәр ясадылар. Бер мәйданда хуҗабикәләр милли ашлар әзерләп килгәннәр, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, тәмлелеген тамашачы тикшерде, һәркайсы да бик оста булып чыкты. Татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләп тә бүләкләр алдылар.

26-14-25

Китапханәчеләр кунакларның татар телен белүләрен сынадылар, китапларның эчтәлеге буенча викторина, җирле язучы-шагыйрьләрнең китаплары белән күргәзмә оештырылган иде. Музей экспонатлары, Геройларыбыз, шәҗәрә төзү тәртибе белән дә танышырга мөмкинлек булды. Ә инде аерым матур бизәлгән сәхнәдә йолалардан күренешләр күрсәттеләр.

Суның икенче ягында атлар йөгерде. Көрәш мәйданында билбаулы көрәш кызды. Төп сәхнәдә мәдәният үзәкләренең алдынгылары бәйгедә катнаштылар.

Көне дә махсус сораган кебек, кояшлы, рәхәт иде. Халык бер-берсе белән аралашты, туганнары, дуслары белән күреште, кемнәрдер рәхәтләнеп концерт карады, танылган җырчыларыбыз Илчан Хөснетдинов, Җәмилә Рәхимова да җырлары белән тамашачыларыбызны сөендерделәр. Яңгыр музыкаль аппаратурага зыян китерсә дә, татар моңын туктатып буламыни: Салават Сәитов гармунында татар көйләрен уйнап, биюче кызлары белән бәйрәм концертын төгәлләп куйды һәм көчле алкышлар белән тәбрикләнде.

26-15-25

Җиңүчеләр бүләкләр кабул иттеләр. Абсолют батыр исемен Каскара егете Никита Кузнецов яулады. Ә гомум ярышта беренче урын Шыкча авыл җирлеге делегациясенә бирелде. Ат чабышында Динар Замалетдинов (җайдак Дарья Ваганова) һәм Камил Хәйруллин (Дарья Ваганова) атлары беренче киләләр.

Ярышлар, җыр-моң, очрашулар белән истә калачак бәйрәм артта калды, ел буена җитәрлек көч алдык, рухланып кайттык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: Сабан туе күренешләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836