Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Фотоконкурста җиңделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

Гаилә елы кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре төрле буыннарны берләштерүгә юнәлдерелгән «Зур гаилә ял көннәре» Бөтенроссия проектына кушылып, фотоконкурс игълан иткәннәр иде. Бу көннәрдә нәтиҗә ясадылар. Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Зур гаилә ял көннәре» фотоконкурсында күп балалы Тузмөхәммәтовлар гаиләсе җиңде. Бу турыда күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев безгә:

27-22

«Безнең проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Фотоконкурста җиңүчеләребез - Рузилә һәм Рамил Тузмөхәммәтовларның гаилә корып яшәүләренә 11 ел инде. Алар безнең гаилә чараларында даими катнашалар. Бер-берсенә хөрмәт белән караган, яшьлек мәхәббәтләрен бүгенге көнгә хәтле саклап, үзара тату яшәүче гаилә башлыклары балаларына кечкенәдән үк гаиләгә ихтирам тәрбиялиләр. Яшь гаилә башлыгы Рамил Рауфат улы төзелештә эшли, ял көннәрендә балык тотарга ярата. Ул бик игътибарлы, кайгыртучан әти һәм тормыш иптәше. Гаилә учагын саклаучы Рузилә Шамил кызы актив тормыш позицияле хатын-кыз. Ул онлайн рәвештә эшли, балаларын тәрбияләү, яшерен сәләтләрен ачу, ял көннәрен файдалы уздыру, чыныктыруга бар көчен куя. Аның хоббисы - чәчәкләр үстерү. Тузмөхәммәтовларның ике кызлары мәктәпкә, кече Жасмин балалар бакчасына йөри. Аларның һәрберсенең яраткан шөгыле бар. Кызлар гимнастика белән шөгыльләнәләр, сәнгать түгәрәгенә йөриләр, рәсем ясарга яраталар. Рамил белән Рузилә кызларына шундый матур исемнәр кушканнар - Эмилия, Самира, Жасмин. Без Тузмөхәммәтовларны искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз, чөнки һәр танылу - ул һәрвакыт мөһим һәм әһәмиятле! Аларның гаилә ял көннәре һәрвакыт күңелле, кызык һәм онытылмаслык үтсен», - дип хәбәр итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836