Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Күптән көтелгән җәйге каникуллар башлану белән, Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәге ишекләре, гадәттәгечә, көндезге лагерь балалары өчен ачылды. 3 июнь көнне лагерь сменасын ачу тантанасы бик күңелле үтте. Шул көннән 3 атна вакыт узганын балалар сизми дә калдылар. Чөнки тәрбияче апалары бер минутка да күңелсезләнергә бирмиләр.
Көн дә алар күңелле уен-ярышларда, кызыклы, файдалы очрашуларда, төрле мастер-классларда катнашып, үзләренең сәләт- осталыкларын күрсәтәләр. Аларга кунакка әкият геройлары: Су Анасы, Шүрәле, Убырлы карчык килде, бергәләп уйнап-биеп күңел ачтылар. Шулай ук Төмән өлкәсе авыллары буйлап сәяхәт иттеләр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре һәм мәдәниятен өйрәнәләр.
21 июнь көнне укытучылары Наисә Гайнельянова җитәкчелегендә балалар әти-әниләре белән тырышып эшләгән «Минем шәҗәрәм» дигән өй эшләрен якладылар. Дәрескә балаларның әти-әниләре дә килгән иде. Наисә Камил кызы сәламләп: «Бик шатбыз сезнең әти-әниләрегез, туганнарыгыз, токым тамырларыгыз белән дә танышырга. Чынлап та, татар халкында һәркем үзенең 7 токымына кадәр белергә тиеш дигән әйтем бар. Шулай ук яшь буын ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, туганнарының казанышларын белергә, алар белән горурланырга тиешләр. Токым тармакларын төзегәндә, сез үзегезнең иҗади сәләтегез, фантазиягезне дә эшкә җиккәнсез. Моны без сезнең эшләрегездә күрәбез», - дип сөйләде. Аннары Элина Солтанова үзенең шәҗәрә агачы белән таныштырды. Биергә яратучы Алеся Манапова зур һәм дус гаиләләре белән бәби туен уздырганнарын билгеләп үтте. Алинә Сабированың гаиләсе ял көннәрен табигать кочагында уздырырга ярата икән. Эльмира Рафикова әнисе белән бергә чыгыш ясады. Ә 5 балалы гаиләдә үсүче Давид Комарницкий әтисе белән таныштырды һәм үзенең төзү эше белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Зарина Нәбиева Ватан сугышында катнашкан бабасы белән тылда фидакарь хезмәт иткән әбисе 10 бала тәрбияләгәннәре турында горурланып сөйләде. Һәм ул 10 буын шәҗәрәсен төзегән. Зәлинә Кудайгулованың хезмәт ветераны исеменә лаек булган әбисе белән бабасының балалары Сабантуй бәйрәмендә җыелып, бик күңелле ял итәләр икән. Камил һәм Рәсим Хөсәеновлар үзләренең «Хөсәеновлар йорты»ның тарихын революция чорыннан башлап сөйләделәр. Дини бәйрәмнәрдә төзекләндерелеп торган төп йортның ишекләре һәркем өчен ачык һәм бала-чага тавышы белән гөрләп тора икән. Фәрхәд Хәйруллин әнисе белән слайдлар кулланып үзләренең зур һәм тату токымнары белән бик кызыклы итеп таныштырдылар. Виталина Кәримова да әнисе белән олы токым тамырлары һәм гаилә традицияләре турында слайдлар кулланып сөйләделәр. Дәрескә нәтиҗә ясалганнан соң, лагерь җитәкчесе Татьяна Малышкина балаларга, әти-әниләренә рәхмәт белдереп, аларга татар халкының кунакчыллык символы булып исәпләнгән чәк-чәк таратты.
Рәүфә КАНГАЗИНА.