Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубыл 437 еллыгын бәйрәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең 437 еллыгына багышланган бәйрәм көнендә төрле мавыктыргыч чаралар оештырылды. Шәһәр халкы һәм кунаклар милли костюмнарда узган парадны карадылар. Төрле милләт вәкилләре милли костюмнарда узганнан соң, Кремль янындагы төп мәйданчыктагы сәхнәгә килделәр. Шәһәр көне белән халыкны шәһәр башлыгы Максим Афанасьев котлады, уңышларга ирешкән якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары милли мәдәният үзәкләре артистлары, иң яхшы балалар ансамбльләре чыгыш ясадылар. «Кунаклар ишегалдында» гаилә-остаханәләре, музыкаль спектакльләр узды, «Тоболеск» халык уен корал ансамбле чыгыш ясады, «Наместник» сарае янында яшьләр өчен җыр-бию кичәсе узды, нәни тамашачылар өчен аттракционнар эшләде.

Милли мәдәниятләрнең якты, онытылмаслык матур вакыйгасы булган «Күпмилләтле Тубыл» бәйрәм программасы киң колач җәеп, шәһәрнең «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» скверында узды. Төрле милли костюмнарның матурлыгын, үзенчәлеген күрсәтеп, катнашучы артистлар күңелле җырлары, дәртле биюләре белән тамашачыларның игътибарын җәлеп иттеләр. Шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге җырчыларын тубыллылар җылы алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм чарасында Тубылда яшәүче төрле милләт вәкилләре үзләренең гореф-гадәтләрен, бай мәдәниятләрен саклап яшәгәннәрен күрсәттеләр.

Шәһәрнең олысын, кечесен бер мәйданчыкка җыйган Тубылның 437 еллыгы истә калырлык күңелле, мәгънәле үтте.

27-33

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә Шәһәр көнендә 15 нче мәктәп укытучылары һәм укучылары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836