Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Янгын сүндерүчеләргә хөрмәт, аларның эше белән кызыксыну үз тәртибеңә җитди мөнәсәбәт үстерү өчен стимул, уйламыйча ут белән уйнауга киртә булып тора. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аларга бу турында Индрәй поселогындагы дәүләт янгынга каршы хезмәт отрядының 129 нчы аерым посты янгын сүндерүчеләре сөйләгәндә бөтенләй башкача үзләштерәләр.
Экскурсиянең төп максаты - янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту, янгын вакытындагы гамәлләр һәм янгынга юл куймау турында балалар белән профилактик әңгәмә үткәрү.
Янгын сүндерү бүлегендә балаларга бина буйлап экскурсия үткәрделәр, каравыл биналарын, ял итү бүлмәләрен күрсәттеләр. Янгын сүндерү расчеты бүлеге командиры Кирилл Сергеев балаларга эш киемнәре, янгын-коткару җиһазлары, хезмәткәрләр янгын сүндерү машиналары турында да сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Мәктәп укучылары янгын сүндерү һәм кешеләрне коткару белән шөгыльләнүчеләрдән күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Индрәй хакимияте төркеменнән.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).