Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Артек» халыкара балалар үзәге 1925 елның 16 июнендә Кырымның Гурзуф поселогында 4 брезент палаткалы лагерь булып оеша. Интернет мәгълүматлары буенча, беренче сменага Мәскәү, Иваново-Вознесенск, Кырымнан 80 пионер килә. 1926 елда беренче чит ил делегациясен - Германия пионерларын кабул итә.
100 ел дәвамында «Артек» дөньяның иң яхшы балалар лагерьларының берсенә әверелә. Монда 150 илдән 2 миллион сабый ял итә. 1991 елгача «Артек» Бөтенсоюз пионер лагеры, 1991 елның май аеннан халыкара балалар үзәге дип атала. Авыр 1990 еллардан ул Украинаның дәүләт предприятиясе булып исәпләнә. 2014 елда аның язмышында яңа үзгәрешләр башлана. «Артек» яңадан үзенең тарихи Ватанына – Россиягә кайта. 1998 елда ЮНЕСКО (мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән милләтләр оешмасы) «Артек»ны гасыр проекты дип таный. Лагерьга яхшы укыган, мәктәпнең җәмәгать эшендә актив катнашкан, тормышта батырлык күрсәткән балаларны кабул итәләр. Бүгенге көндә төрле илләрдән килгән сабыйлар анда ел буена ял итүдән тыш уникаль программалар буенча укыйлар, «беспилотниклар» расчетын ясыйлар, аларның модельләрен уйлап табып, 3Д принтерда ясыйлар.
Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе тарихында төрле елларда «Артек»ка дистәләгән укучы барды. 1983 елның май аенда 7 нче сыйныфта укыганда минем бертуган апам Лилия Шамил кызы бер ай дәвамында лагерьда ял итте, аның шаккатыргыч сувенирлар, уенчыклар, моңа кадәр ашап карамаган тәм-томнар алып кайтуын хәтерлим.
Лилия Хәбибуллинадан «Артек» турында сораштым: «Без Түбән Тәүде районыннан ике укучы бардык. Без самолет белән Севастопольгә килдек. Анда автобуслар белән безне, бөтен Союздан килгән балаларны, көтәләр икән. Шулай Кара диңгез буенда Аю–Даг тавы култыгына урнашкан «Артек»ка килеп җиттек. «Лазурная» дружинасының 4 отрядына эләктем. Монда әкият дөньясы шикелле. Бөтен җирдә кояш балкый, яшеллек, ярымутрауларны Кара диңгез чорнап алган. Лагерь белән Аю-Даг арасында Пушкин тау куышлыгы урнашкан. Анда бөек рус шагыйре Александр Пушкин шигырьләр язарга яраткан. Еракта ике диңгез кыясы - Адалары күренә. Әмма мондагы дөнья нинди генә яхшы булмасын, Себеремә, өйгә сагындым. Пионервожатыебыз гадел, кешелекле егет иде. Экскурсиягә шәһәр-герой Севастопольгә, Ялтага бардык. Аю-Даг тавына менеп, кәгазь кисәкләренә теләкләр язып шешәгә салдык. Киләчәк буын табып укыр дип, аны җиргә күмдек.
Хезмәт дәресендә йомшак уенчыклар ясадык, аларны безгә үзебезгә бүләк иттеләр. Бик күп җырлар өйрәттеләр. Кызлар белән дуслашып, бер-беребезнең адресларыбызны алмаштык. Озак еллар хатлар языштык. Туган мәктәбемә кайткач, туплаган тәҗрибәләр белән бүлештем, укучыларга яңа җырлар өйрәттем.
«Артек»та булуыма гомерем буена горурландым. Хәзерге көндә дә еш искә төшерәм, балаларыма сөйлим. Мине укыткан укытучыларга шундый мөмкинлек биргәннәренә, әти-әнигә курыкмый сәфәргә җибәргәннәре өчен зур рәхмәт. СССР вакытында кесә телефоны да, интернет та булмады, ләкин күңелле яшәдек, - дип сөйләде Лилия Шамил кызы.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.