Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Главная

Бәйрәмне зурладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Корбан бәйрәмнәре дәвам итә. Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авыл мәчетендә Корбан бәйрәмен ел саен зур әзерлек белән үткәрәләр.

Бәйрәмчә җыештырылган, җайланган мәчетнең намаз укыла торган бүлмәсенә бик күп халык җыелган, хәтта бала-чага, укучылар да бар иде.

Яңгырлы көн булса да, юл газапларына карамастан, Ислам диненең бик көчле тәрбияви кануннарын халыкка аңлатыр өчен Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин үзенең дуслары белән килеп җитте.

27-21-25

Бәйрәм тантаналы рәвештә башланды. Ветеран укытучылар Зифанур Әнвәрова белән Галия Абайдуллина укучыларны әзерләп, ислам дине, Корбан бәйрәме турында чыгыш ясадылар.

Укучыларны ислам динен, бәйрәмнәрен, олыларны хөрмәт итәргә, әдәпле, тыңлаулы булырга өндәделәр. Балалар тәкъбир әйтергә дә өйрәнеп куйганнар.

Бик эчтәлекле, тирән мәгънәле Әнүзә Гыйниятуллинаның «Кем яраткан» шигырен укучылар бик сәнгатьле итеп сөйләделәр. Дидактик уеннары да күңелләргә бик ошады.

Укытучы апалар үзәренең зур теләкләрен әйттеләр.

Мәчет имамы Таштимер хәзрәт Ташбулатов Корбан бәйрәменең барлыкка килүе, наданлыктан гыйлемлеккә, татулыкка, саранлыктан юмартлыкка өндәүче вәгазьләр сөйләде.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин сәяси картадан күрсәтеп, борынгы Төмән мөселманнары ничек хаҗга баруларын аңлатты. Бик озын, ерак юлны җәяүләп тә, су юлы белән дә барганнар. Стамбулдан Мәккәгә җәяүләп киткәннәр. Шулай үтемле мөселманнар юл газапларын күрә-күрә Аллаһ йортына барып җитәләр. Кайтыш юллары да җиңелләрдән булмаган. Стамбул шәһәрендә туктап, юллык акча эшләгәннәр. Хаҗга барулары бер-ике елга сузылган, дип сөйләде.

Бәйрәмнең икенче өлеше мәчетнең ашханәсендә үтте. Авыл халкы, бигрәк тә хатын-кызлар мул өстәл әзерләгәннәр. Башкаручылар – Сабира апа Фәйзуллина, аш остасы Гөлҗамал апа Рябикова.

Бу изге бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрүчеләргә Фатыйх хәзрәт Коръән китаплары бүләк итте.

27-22-25

Рәхилә УРАЗАЕВА,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: мәчеттә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836