Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Главная

Гомрә хаҗын үтәде

последние и лучшие новости искусства в мире

Изге Рамазан аеның беренче ун көнендә Төмән өлкәсеннән 19 кеше Мәдинә һәм Мәккәдә Гомрәдә булдылар. Төркем Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Ислам мәгърифәтчелек үзәге тарафыннан оештырылды. Хаҗ кылучылар беренче таравих намазларын Мөхәммәд пәйгамбәр мәчетендә үткәрәләр, Мәдинә һәм Мәккә мәчетләрендә сәхәр һәм ифтарларда булалар. Кече хаҗ кылучылар арасында Яркәү районының Ваңгы авылы җирле дини оешмасы җитәкчесе Сәмига Хәсәнова да бар иде.

Сәмига апа гомерен туган авылы белән бәйләгән. Тубыл техникумын тәмамлаганнан соң, ул 20 ел «Маяк» совхозында эшли. 1997 елда совхоз таркатылгач, Сәмига Хисам кызын мәктәпкә социаль педагог булып эшкә чакыралар. Шул сәбәпле, 2000 елда ул Төмән педагогия көллиятенә укырга керә. Һәм 10 ел сәламәтлекләре чикле булган балалар һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләр белән эшли.

Мин Сәмига апа хаҗдан кайткач, аның белән әңгәмә кордым.

- Сәмига апа, сез дингә ничек килдегез?

- Мин балачактан ук ата-бабаларымның исламны хөрмәт иткәннәрен күреп, тоеп үстем, әмма бала буларак, моның нәрсә икәнен аңлап бетерми идем. Безнең мәктәптә татарлар, руслар, чувашлар укыдылар. Ул елларда мәктәптә тәрбия балаларның дин турында уйлауларын күз алдында тотмаган. Ләкин барыбер, мин балачактан сүрәләрне өйрәндем, кабатладым. 1990 елда тормышымда зур фаҗига булды, мин ике бала белән тол калдым. Бу авыр вакытта мин дингә килеп, әкренләп Коръән укый башладым. Минем гарәп әлифбасын өйрәнү һәм тәҗвид, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнү теләге зур иде. 2020 елның Рамазан аенда, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән, мин ислам буенча барлык белемнәремне торгызырга булдым. Шулай ук тәрбиягә алган улым Михаилны да (татар исеме Әнвәр) дингә өйрәтә башладым.

- Сәмига апа, димәк, сезнең тәрбиягә алган улыгыз бар, бу бик шәп, моның өчен сезгә Аллаһы Тәгаләдән зур бүләк булыр.

- Социаль хезмәткәр булып эшләгәндә, ятим калган, әти-әниләре эчүчелек белән булган балаларга никадәр авыр икәнен күрдем һәм 2017 елда мин өч ятим баланы - Хәдиҗәт, Дмитрий һәм Михаилны тәрбиягә алдым. 2020 елда кызым Хәдиҗәт әтисе янына Чечняга китте, Ә Дмитрийны 2019 елда туган апасы үзенә алды. Ә Михаил әлегә кадәр минем белән яши һәм, Әлхәмдүллиләһ, мин моңа бик шатмын. Ул 9 сыйныфны тәмамлап, хәзер Яркәү авылында төзелеш көллиятендә укый. Улым гарәп хәрефләрен, кайбер сүрәләрне белә, азан әйтә, гарәпчә Коръән укырга өйрәнә. 2022 елда Рифхәт Кульмитов белән язмышымны бәйләдем. 2022 елда өчебез Төмәннең Сакко урамындагы мөселман Диния нәзарәтенең якшәмбе мәктәбендә курсларда дини белемебезне ныгытып кайттык. Безгә төпле белемне Искәндәр хәзрәт Йосыпов, Шәфига ханым һәм Динар хәзрәт Нәфыйков бирделәр.

- Белүемчә, сез 2024 елда Казан ислам университетына шәригать фәннәре факультетына укырга кердегез. Ни өчен мондый карар кабул иттегез?

- Бу идея минем тормышымда билгеле бер вакыйгалардан соң туды: 3 ел элек авылдашларым миннән мәчетне торгызу, теләүчеләр өчен дини дәресләр оештыруымны сорадылар, чөнки авылда мәчет бар, ә ул 22 ел буена эшләми иде. Ураза бәйрәмендә Гает намазына ирем Рифхәт Митхәт улы белән мине мәчеткә барырга үгетләделәр. Шуннан соң мин мөселман дини оешмасы рәисе булдым, ә иремне имам итеп сайладылар, Хәзер инде без бөтен көчебезне авылыбызда динне саклау, үстерү эшенә багышлыйбыз: мәчетне төзекләндерү эше белән шөгыльләнәбез һәм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте уздырган курсларга йөрибез. Аннары Аллаһы Тәгалә үзе 2024 елда мине Казан ислам университетына алып килде. Мин Казанда булдым, анда керү имтиханнарын уңышлы тапшырдым һәм 2025 елның январында беренче сессиядә булдым.

- Сәмига апа, Казан ислам университетында сезгә нәрсәләр ошады?

- Миңа барысы да ошады, укытучылар үз эшләренә зур җаваплылык белән, чын күңелдән карыйлар, материалны яхшы аңлаталар, һәркем кешелекле. Миңа Төмән якшәмбе мәктәбендә булу бик ярдәм итте. Яшьләребезгә, мәктәпне тәмамлаучыларга илебезнең ислам уку йортларына укырга керергә курыкмасыннар иде дип киңәш итәр идем. Ислам буенча белемнәрне камилләштерү яшьтән уңайлы, чөнки материалны үзләштерү олыгайган саен катлаулана икән, моны мин беренче семестрда ук аңладым.

- Сезнең Гомрәгә баруыгызга әйләнеп кайтыйк. Согуд Гарәбстанына сәфәрдән, бөтен дөнья мөселманнары өчен иң мөһим булган урыннарга иң якты тәэсирегез нинди?

- 2023 елда бер тапкыр булдым инде. Һәм шул вакытта без ирем белән 2025 елда Согуд Гарәбстанына тагын бер тапкыр барырбыз һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр яшәгән урыннар буйлап йөрербез дигән ният ясадык. Беренче тапкыр барганда йөрәгем елады. Без бит Пәйгамбәребезне җәфалаган, мыскыл иткән урыннарда булдык, әмма ул үз эшен дәвам иткән һәм кешеләрне исламга чакырган. 2025 елда мин аңлы рәвештә кече Хаҗга киттем һәм менә шуны әйтәм: Гомрәдән бөтенләй башка кеше булып кайтасың. Бу сәфәрдән соң эчке кичерешләрне сүз белән генә әйтеп булмый, Хаҗда булган кеше яхшы якка үзгәрә һәм барлык мөселманнарның анда булуларын теләр идем. Шулай ук, ИншаАлла, авылдашларымның изге урыннарга баруларын да бик телим.

- Сәмига апа, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Ходай сезнең үтәгән Хаҗны кабул итүен телим.

Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836