Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Главная

Өлкә чик сакчылары һәйкәлле иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

2014 елда Вагай районындагы Янек авылы халкы авылның 100 еллыгын бәйрәм иткән иде. Ә быел алар июнь аенда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларына һәйкәл куйдылар. Һәйкәл кую идеясен бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшәүче Мансура һәм Шәүкәт Ибәтуллиннар күтәреп чыгалар. Аларга Зәкия Мифтахова, Хәмидә Мамкина, Эльмира Фәизова кушылалар. Ярдәм сорап авыл һәм район хакимиятләренә, хәрби комиссариатка баралар. Канәгатьләндерерлек җавап булмагач, якташлары белән киңәшеп, акча җыя башлыйлар.

27-32-25

Шул ук вакытта «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимовка мөрәҗәгать итәләр. Чик сакчылары ветераннары Губернатор гранты ярдәме белән сугышта катнашкан 46 ветеран һәм тыл хезмәтчәннәре исемлеге уелып язылган һәйкәл ясап, янеклеләргә бүләк итәләр. Һәйкәл территориясен рәсмиләштерү, төзекләндерү, коршау кебек эшләрне әлеге инициатив төркем җитәкчелегендә авыл халкы үз көче белән башкара. Бүгенге көндә Янек авылында якынча 7-9 йортта гына кеше яши. Ул бетеп баручы авыллар рәтендә булса да, соңгы елларда читтә яшәүче авылдашлары яңа йортлар да төзиләр һәм җәйге ялларын туган авылларында рәхәтләнеп уздыралар.

27-4-25

Һәйкәл ачылу тантанасына район, Шестовое авыл хакимияте, «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасыннан вәкилләр, читтә яшәүче авылдашлары, күрше авыллардан бик күп халык җыеды. Чараны Венера Айнуллина белән Нурия Капшанова алып бардылар. Чыгыш ясаучылар саны бихисап булды, һәркем тарихи вакыйгалы көн белән котлап, бу эшкә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт әйттеләр. Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән каһарманнарны онытмау һәркемнең изге бурычы икәнен, һәйкәлнең яшь буын өчен кирәклеген, мөһимлеген ассызыкладылар. Чыгышлар күрше Юрмы авылы мәдәният йорты артистларының матур җырлары, биюләре белән үрелеп, бизәлеп барды, тамашачылар һәр номерны ялкынлы алкышларга күмделәр. Мансура Ибәтуллинаның «Янегебез яшәр» дигән оптимистик рухта язылган шигырен халык аеруча яратып тыңлады. Һәйкәлгә чәчәкләр салынгач, ил батырларын, тыл хезмәтчәннәрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

27-41-25

Шул арада һәйкәл эшен гамәлгә ашыру турында Хәмидә Мамкинадан белештек.

- Авылыбызда һәйкәл булмаган. Безнең авылдан Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызның исемлеге Юрмы авылы һәйкәлендә язылган иде. Шул сәбәпле митингларга Юрмыга йөрдек. Моннан 5-6 ел элек авылдашлар белән акча җыеп, Астанабызны, аннары зиратны коршадык. Хәзер инде үзебезнең аерым һәйкәлебез булуын һәм анда тыл хезмәтчәннәренең исемлеге дә язылганын теләп, бу эшне дә уртак көч белән дөньяга ашырдык. Зур рәхмәт Нуртдин Ибраһимовка һәм аның чик сакчылары ветераннарына. Алар ярдәм итмәсәләр, без бу эшне болай тиз төгәлли алмас идек. Шулай ук авылдашлар исеменнән Шәүкәт Ибәтуллинга, Эльмира Фәизовага рәхмәтлебез. Чөнки алар барлык төзү материалларын булдырып, авылга китерү юлларын башкардылар, һәйкәлне ясау эшләрен контрольдә тоттылар. Авыл егетләре Ришат һәм Рөстәм Фәйзуллиннар, шулай ук Юрмы авылыннан килеп ярдәм итүчеләр дә күп булдылар. Сугыш елларында эшләгән авылдашларыбызның исемлеген Юрмы мәктәбеннән, өлкән яшьтәге апа-абыйлардан, шулай ук туганнарыннан җыеп тупладык», - дип сөйләде.

27-31-25

Бәйрәм тантанасыннан соң авыл халкы тырышлыгы белән мул табын әзерләп, хәтем ашы уздырдылар. Мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухларына багышлап Яркәү районы, Кәеш авылы имамы Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов Коръән укыды, исәннәргә саулык-сәламәтлек теләде.

27-33-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемнәрдә: һәйкәл ачуда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836