Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Главная

Язучы, шагыйрә белән горурланабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында әдәби телдә язучы бер генә шагыйрәбез – Гөлнур апа Хәйруллина яши. Аңа 88 яшь тулды. Ул бөтен гомерен балалар укытуга багышлый, һаман да яза, кызыксына, «Яңарыш» газетасын укый.

27-1-25Гөлнур апаның китаплары минем кулымнан төшми, укыган саен укыйсы килә. Һәрбер шигыре аңлаешлы, рәсемнәре килешле, ятларга, укырга җайлы, күңелне күтәрә.

Гөлнур апаның әтисе сугышта югала. 1945 елның январь аенда Польшаның Одер елгасы янында барган сугышта һәлак булган. Әнисе Хөснинур - укытучы, әтисе шофер булган. Сагынып әтисенә шигырьләр багышлый. Шигырьләре нинди матур язылган! Төрле чәчәкләр, каеннар, җиләк-җимеш, балалар, өлкән авылдашлары, укучылары, хезмәт кешеләре турындагы шигырьләрен, табышмаклар, хикәяләр һәм әкиятләрен укып җан рәхәтләнә, укыган саен укыйсы килә. Кайнанасы Фатыймага багышлап «Фатыйма бәете»н язган, озын поэма. 10 бала тудырып, өчесе генә исән үсәләр, кайнатасы Шиһабетдин белән бергә 29 ел яшиләр, 5 баланы бергә үстерәләр.

Гөлнур апа тормыш иптәше Равил абый белән бик тату яшәгәннәр. Балалары да чын мәхәббәт, ярату, бер-берсен хуш күреп, зурлап, әти-әнидән үрнәк алып үскән. Равис, Илһам, Илфат, Фәнис, Фәнил үз тормышлары белән яшиләр, балалар үстерәләр. Оныкларына бик шатлана, горурлана. 5 киленен кызлары кебек күрә. Киленнәре – Мәдинә, Альбина, Асия, Илзидә, Римма бик уңганнар, булганнар, әниләренең хәлен белешеп торалар.

Залының стенасында карандаш белән ясалган Гөлнур апаның рәсеме бар. Аны улы Илфат ясаган.

Гөлнур апаның бүлмә саен үз кулы белән бәйләгән, чиккән әйберләре матур булып җәелеп яталар. Өстәлдә үзе ясаган аккошлар парлашып утыралар.
Җәй җитү белән Гөлнур апа бакчада, чәчәкләр үстерә, өйдә дә гөлләр тулган, чебиләргә дә вакытын таба. Үткән елны Авыл көнен уздырдылар. Гөлнур апа пешергән бәлешне өстәлгә бүлеп-бүлеп тезделәр. Матур узды, бөтен авыл катнашты, һәммәсе дә Гөлнур апаның укучылары.

Гөлнур апа әнисенә «Син юк инде, әнием» дигән зур шигырь багышлаган. Гомер иткән иптәшенә дә күп шигырьләр язган: «Янәшәмдә әгәр син булсаң!», «Гомерлеккә киттең», «Сине көтеп яшим», «Онытмыйк үткәннәрне», «Ялгызлык». Күп шигырьләре туган-үскән якларга, әтисе Әкрам абыйга, балаларга да багышлап язылган.

«Яңарыш»та Гөлнур апаның шигырьләрен укып торабыз. Ул язып торса, без укырбыз да, көләрбез дә, рәсемнәрен күрсәтә-күрсәтә оныкларга укырбыз.

Тәнзилә ЯРУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836