Тубыл шәһәре Тарихи мәчете хәзрәте Фәннур Казыймов хаҗ гамәлләрен үтәп кайтты. Хәзрәт үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– Аллаһының рәхмәте белән хаҗга беренче мәртәбә барырга насыйп булды. Мине аңлаган, ярдәм иткән оештыручыларга, якыннарыма, дусларыма, гаиләмә чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Изге җирләргә барып, гыйбадәт кылу турында һәр мөселман уйлый. Анда күргәннәрне, кичергәннәрне сөйләп җиткереп булмый. Минем кичергән хисләрем, күңелемдә ниятләп йөрткән изге хыялларым тормышка ашты.
Хаҗга бару – ул сәяхәт дип әйтмәс идем. Бу изге, дини ният белән кылынган гамәл. Без Төмән шәһәреннән Мәскәүгә самолетта, аннары Мәскәүдән Мәдинә шәһәренә очтык. Өч көннән соң автобуста Мәккәгә барып җиттек. 42 градус эссе иде. Безгә һәрвакыт бушлай су бирделәр, шуңа авырлык сизелмәде.

Мөхәммәт пәйгамбәр мәчетендә, аның хатыны Айшә мәчетендә, Гарәфә тауларында булдым. Бу хаҗ гамәлләренең иң мөһим өлеше. Догаларыбызны Аллаһы кабул итсен. Муздалифә тирәсендәге өч изге урында Аллаһы ярдәме белән булырга язды. Үзән, Мина, Хира, Саур тауларында булып, догалар укып кайтырга насыйп итте. Бу тарихи, изге урыннарда булу күңелләрдә онытылмаслык хисләр калдырды.
Иң мөһиме – Кәгъбәтулланы күреп, җиде мәртәбә әйләнеп, догалар укып, теләкләр теләп узган дини юл. Мин монда онытылмаслык мизгелләр кичердем. Күземнән яшьләр агып төште. Без якыннарыбызга, әти-әниләребезгә, балаларыбызга, гаиләбезгә имин тормыш, исәнлек-саулык теләдек. Илебезгә, дөньяга тынычлык теләп догалар укыдык.
Һәркемгә теләгән теләкләрен, күңел кушкан изге ниятен тормышка ашыру насыйп булсын. Ният изге булганда, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә. Ният кылган һәр мөселман якташларыма изге җирләргә барып кайтырга язсын, дигән теләктә калам, – дип сөйләде Фәннур хаҗи.
Изге Кәгъбәтулланы күреп, изге гамәлләрен үтәп, Аллаһының рәхмәтен алып кайткан Фәннур хәзрәтнең һәм бу изге дини йоланы быел үтәгән барлык мөселман кардәшләребезнең хаҗларын Аллаһы кабул итсен.
Римма Умитбаева.