Тубыл шәһәренең 15нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә балалар өчен Сабантуй бәйрәме үтте. «Кояшкай» балаларны сәламәтләндерү җәйге лагеренда шаулап-гөрләп үткән бәйрәм мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Әлфия Петухова җитәкчелегендә оештырылды. Тантаналы чара катнашучыларның чыгышлары белән башланды. Балаларны, кунакларны Сабантуй белән Тубыл шәһәренең тарихи мәчете имамы Фәннүр Казыймов, лагерь башлыгы Нурилә Шамратова котладылар, җылы теләкләр теләделәр. Сабантуй сәхнәсеннән берсеннән-берсе матур, күңелле чыгышлар яңгырады. Балалар җырлады, сәләтле чыгышлар, аттракционнар, хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барган бәйрәмдә эстафеталар үткәрелде. Бәйрәм сәхнәсеннән тамашачылар күңелле, мавыктыргыч чыгышлар карадылар. Нәни артистлар сәхнәдән сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашучыны тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Сабантуйда катнашкан һәр бала бүләкләр алды. Бәйрәмдә уен-көлке, дуслык, аралашу хөкем сөрде.

«Кояшкай» балаларны сәламәтләндерү лагере башлыгы Нурилә Шамратова:» Гореф-гадәтләребезне саклаган Сабантуй бәйрәме ел саен безнең мәктәптә үткәрелә. Күрше мәктәпләрдәге җәйге балаларны сәламәтләндерү ял лагерьларында ял итүче балалар, тәрбиячеләр, укытучылар да бәйрәмдә катнаштылар. Быел бәйрәм оештырыла торган көнне яңгыр булды. Шуңа да карамастан, Сабантуй безнең мәктәптә үз вакытында үтте. Балаларны кече яшьләреннән бәйрәмнең тарихы, традицияләре, мәдәниятебез белән таныштыру дөрес. Дуслык, татулык Сабантуй бәйрәмен мәктәп каршында үткәрүне традициягә керттек. Балаларга Сабантуй бәйрәме бик ошый, алар милли бәйрәмебез турында беләләр, яңа һәм традицион уеннарда актив катнашалар. Сабантуй бәйрәме - ул халкыбызның яраткан олы бәйрәме. Кече вакытларыннан балаларыбыз хезмәт һәм дуслык бәйрәме турында белеп үссеннәр» ,-дип әйтте.
Римма Умитбаева.