Главная

«Тормыш сукмагыннан» җырлар hәм шигырьләр җыентыгына бәяләмә

последние и лучшие новости искусства в мире

Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен әдәби-нәфис басма, «Тормыш сукмагыннан» җырлар hәм шигырьләр җыентыгы авторы Илнара Абдрахипова тормыш һәм гүзәллек турында лирик нечкә һәм хисле итеп язучы яшь, сәләтле шагыйрә. Аның шигырьләре рифмалар, кызыклы образлар һәм төрле сәнгати чаралар белән аерылып тора. Менә инде өч дистә елдан артык ул югары квалификацион категорияле музыка укытучысы. Ул көн саен үз укучыларына дөнья ачучы, үз-үзен бирүче сизгер, грамоталы, иҗади укытучы. Тиз үзгәрүче, үсә торган дөнья шартларында Илнара Хәлит кызына үсеп килүче буынны рухи, әхлакый яктан баету чыганагын эзләү мөһим булып кала.

Шигырьләр җыентыгы яхшы лирик текст, оптимизм, гармониялелек, укучыларга җиңел, якты образлар белән аерылып тора. Шигырьләрнең лирик образы кызыклы, гади һәм аңлаешлы. Шигырьләрнең җиңел, иркен формасы, образлар системасында һәм сюжетта табигыйлек, геройларның кыска характеристикалары, гади репликалар, яшерен дидактика һәм текстларның тәрбияви йөкләнеше – заманча музыка укытучысы өчен табыш. Шигырьләре кешенең тормышны үзләштерү үзенчәлекләренә, аларның психикасына җавап бирә. Яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, аналар һәм балалар, дуслык һәм хыянәт, кеше тормышы һәм яшәеше мәгънәсе, халык традицияләрен саклау, буыннар бәйләнеше темалары җыентыкта яшьләр позициясеннән җиңел һәм иркен итеп бирелә, шул ук вакытта шигырьләрдә дидактик бурычлар хәл ителә.

Авторның аеруча “Туган як”, “Туган җир”, “Сагыну” кебек шигырьләре hәркемнең күңеленә үтеп керерлек яңгырый. Илнара Хәлит кызының иң яраткан әни, балалар, оныклар, туган як, мәктәп темалары: “Әниемнең матур күзләре”, “Ана йөрәге”, “Мин әниемнең сандугачы”, “Әнием-кызым”, “Бәхетле бул кызым”, “Оныгыма” h.б. Мәхәббәт лирикасы hәркемнең күңелен яулый: “Синең куллар минем кулларда”, “Никах туе”, “Бәгерем син минем”. Автор тормышка гашыйк, кешеләрне хөрмәтли, балаларны ярата. Ул гомере буе халкыбызга хезмәт итә:

Илнара Хәлит кызы балада иҗат башлангычын табарга, уятырга, кече ватанына, милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт, тирә-юньдәгеләргә ышаныч, аралашу шатлыгы тәрбияләргә омтыла. Җыентыкның лирик герое алдында бүген мәдәни байлыкны, милләт мирасын, үз халкын дөньякүләм танытуга лаеклы итеп, киләчәк буыннарга тапшыру бурычы тора. Автор фикеренчә, кешенең тәрбияле, зыялы, әхлаклы булуы аның тарихи тамырларга, туган телгә, гореф-гадәтләргә мөнәсәбәте, толерантлыгы һәм белемгә, шәхес буларак үз-үзен камилләштерүгә омтылышы белән билгеләнә.

Илнара Хәлит кызы инновацияләр өчен ачык һәм үзгәрешләрдән курыкмый. Аның педагогик тикшеренүләре, яңа методлар һәм технологияләр эзләү һәм өйрәнү укучылар тарафыннан кирәкле белемнәрне үзләштерүгә һәм укучыларның шәхесен, аларның танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Авторның үзенчәлеге шигырь язуда гына түгел, ә hәркайсына матур-матур көйләр язып Себер җирлегендә татар җырын популярлаштыруда. Аның искиткеч музыка остасы, композитор булуы hәркемнең күңелен яулый.

Илнара Хәлит кызының «Тормыш сукмагыннан» җырлар hәм шигырьләр җыентыгы музыка, татар телен һәм әдәбиятын укыту процессында төп программага өстәмә материал сыйфатында хәзерге мәктәп контекстында актуаль һәм педагогик максатчанлык характерында да кулланырга мөмкин дип саныйбыз.

Гүзәлия Муллачанова,
филология фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең hәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Төмән округы, Шыкча авылы.

P.S. 3 нче июль көнне 13.00 сәгатьтә Төмән татар мәдәният үзәгендә Илнара Абдрахипованың әлеге китабын тәкъдим итү кичәсе булачак.
Рәхим итегез.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума