Материалы

Җырлы-биюле ямьле Сабантуй

последние и лучшие новости искусства в мире

28-3Төмән районының Сабан туе ямьле Турай авылының елга янындагы матур болынлыкта зур әзерлек һәм бай программа белән узды. Бәйрәм мәйданына якынлашкан машиналарны ЮХИДИ хезмәткәрләре каршы алып, махсус урынга озата бардылар. Мәйданга керү белән сул якта кунакларны сыйларга аш-су әзерләүчеләр, сәүдә нокталары урнашкан. Уртада - бәйрәмчә бизәлгән төп сәхнә, шулай ук уен-ярышлар өчен махсус мәйданчыклар һәм җыр-бию буенча сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен аерым сәхнә дә булдырылган.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен өлкә диния нәзарәте җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков Коръән сүзләре белән башлап, изге эшкә фатиха бирде. Чараны якташларыбызга яхшы таныш булган сүз осталары Гөлфия Бикмуллина белән Зинар Кәримов рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Алар районның 11 авыл хакимиятеннән килгән делегатларны сәхнә янына чакырдылар. Халыкны бәйрәм белән котлап милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов сүзен татарчалатып: «Исәнмесез, яхшымысыз, кадерле дуслар», - дип башлады. Һәм Сабан туе өлкәдә яшәгән барлык милләтләрне бердәмләштерүче чара икәнен раслап, үзара тату яшәп, тырыш уртак хезмәт белән өлкәбезне тагын да ямьләндерүне билгеләде. Шулай ук якташыбыз, милләттәшебез Рөстәм Сәйфуллинның Россия Герое исеменә лаек булуын искәртеп, Раушан Абдуллин, Тимур Мөхетдиновны зур хөрмәт белән искә алды. Аннары хезмәт батырлары – Гөлниса Борисова (Ямбай авылы), Лиана Бойнова (Төмән), Фирдания Ихсанова (Акъяр), Рәфисә Мирасова (Акъяр), Зөлфирә Сергеева (Акъяр), Нәчибә Шәриповага (Ямбай) Рәхмәт хатлары тапшырды. Котлау сүзләренә Төмән районы хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Зимина да кушылып, җитәкчесе Светлана Иванованың һәм үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Гөлнара Алтынгузина (Ямбай) белән Рамилә Мирьяминованы (Акъяр) Мактау кәгазьләре, Илнур Юлташев, Икром Парманов, и (Ямбай), Алинә Фазлуллина (Червишево), Марат Белаловны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

28-2Халыкны котлап район Думасы рәисе Валентин Клименко, район татар-милли мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар. Сабантуй әләмен күтәрергә вакыт җиткәч, бу мактаулы бурычны лаеклы кешеләр - Булат Темиргалиев, Гөлфия Абдубакова, Руслан Арипов, Нелли Гарипова үтәделәр.

Сабантуйның күркәм бизәкләре

Бәйрәмне алып баручылар Ат чабышы бәйгесен игълан итүгә, халык кубарылып елга янына йөгерде. Елганың аръягында 8 чабышкы узышты. Авыл атлары арасында беренче булып «Горелка» кушаматлы атта Саян Яшкин килде. Юртак атлар узышында финиш сызыгын «Комкор»да Денис Дементиев беренче булып узды.

28-15Аннары халык мәйданга ашыкты – биредә олысын-кечесен төрле ярышлар, уеннар көтә иде. Берәүләр чүлмәк вата, икенчеләре капчык киеп сикерә, капчык белән сугыша, кемдер колгага менә, узыша-узыша чиләк белән су ташыйлар. Бар җирдә дә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Төмән район Сабан туена батырлар да көч сынашырга килгәннәр. Арада күп кенә бәйгеләрдә катнашып, үз җирлеген таныткан егетләр дә бар. Шуларның берсе – Салават Абдуллин (рәсемдә) абсолют батыр исемен яулады. Аңа тәкә бүләк ителде.

Аркан тарту бәйгесендә Боровский авыл хакимияте командасына тиңнәр табылмады.

Сабантуй программасында булган «Гүзәллек» бәйгесе күпләрне кече сәхнә янына җыйды. Биредә 8 татар кызы үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйгедә Муллаш урта мәктәбе укучысы Милена Ярмөхәмәтова беренче урынга чыкты. Бәйрәмнең бизәге булып аш-су осталары ярышы узды. Биредә катнашкан 12 остабикә себер татарларының милли ризыгы - бавырсак пешерделәр. «Иң уңган хуҗабикә» исеменә Галия Цырульникова лаек булды.

Җыр-биюләр буенча ярышлар кече сәхнәдә барды. Аларның чыгышларына җырчы, фольклорчы Луиза Сөрмәтова җитәкчелегендә жюри әгъзалары – педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев белән Төмән дәүләт мәдәният институты укытучысы Рамил Низаметдинов бәя бирделәр. «Гореф-гадәтләрне саклау» номинациясендә беренчелекне Муллаш авыл хакимияте алды. Шул ук вакытта зур сәхнәдә халыкны үзләренең матур җырлары белән өлкәбез йолдызлары – Җәмилә Мирасова, Луиза Сөрмәтова, Чулпан Акъярлы, Марат Вәлиев, Рият Вагапов, Денис Тимербулатов һәм башкалар сөендерделәр.

28-12Сабантуй барышында «Китап битләре» павильоны, Ямбай музей фондындагы экспонатларны кулланып оештырылган «Татар йорты» эшләде. Биредә кунаклар «Нәфис сүз остасы» бәйгесендә, төрле викториналарда һәм шулай ук «Татледи» хатын-кызлар клубы үткәргән «Квиз-тиз» уенында катнашып, призлар алдылар.

Сабантуй ахырында барлык номинацияләрдә дә актив катнашу буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Биредә Индрәй авыл хакимияте җиңде.

Җырлы-биюле, күңелле Сабан туе кызыклы мизгелләре, онытылмаслык очрашу-күрешүләр белән күңелләрдә озак сакланыр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума