Без Тубыл шәһәрендә 1962 елда филология факультетын тәмамладык. Газетаның «Без - бергә» кушымтасында Мәфрузә дустыбыз турында укып, исем китте. Ул Омск өлкәсеннән килгән иде. Тубыл шәһәренә минем иң якын, гомерлек дустым Вәлия Чумарова да шул яктан иде. Кияүгә офицер Шамил Чумаровка чыгып, Курилда хезмәт иттеләр. Мине кунакка чакырганнар иде, бара алмадым. Ә менә Павлодарга кайткач (Казакъстан), 2010 елда үзем барып җиттем. Миңа Вәлия китап бүләк итте. Бу – Земфира Якупованың әсәрләре (шигырь, проза).
Классташларым исән әле: Гөлнур Хәйруллина (шигырьләрен газетабызда һәрвакыт яратып укыйм), дустым Бибинур апа Сабирова, Рәшидә Бакиева, Раяна Каюмова, Мөнир Утабаев... Бер-беребезнең исәнлеген газетабыз аша белдерә алуыбыз куанычлы хәл.
Земфира Якупова Вәлия Чумарованы яхшы белә, 2008 елда әле Вәлия дустым Павлодарда «Очрашулар»ны алып барды. Менә нинди шигырь язган шагыйрә:
«Бүгенге көн шатлык алып килде –
Таныш тавыш ишетеп куандым,
Һава дулкынында «Очрашулар» –
Җаным эреп, бирелеп тыңладым.
Халык исеменнән, Вәлия ханым,
Килә минем рәхмәт әйтәсем.
Нәзакәтле, мәгънәле сүз белән
Күңел бозларын да эретәсең.
Ниһаять тә авыр, җаваплы эш
Сезнең вазифага әйләнгән,
Язмышыгыз Ходай гомере белән
Халык язмышына бәйләнгән.
Зыялы зат – ул катлаулы шәхес,
Бик күпләре аны аңламый.
Тирән уй-фикерле затлар –
серле китап,
Күңеле сукыр аны күрәлми».
Рәйхана ЛОКМАНОВА,
Яркәү авылы.